Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Полиция дәүләт хезмәтләре күрсәтәме, әллә тәртип кенә саклыймы

Редакция журналистлары эшчәнлеге практикасы күрсәткәнчә, бу сорауга җавап белән кызыксынучы укучыларыбыз байтак. Шул уңайдан Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба бүлеге халыкка күрсәткән хезмәтләр белән таныштырабыз.

Моңа хөкем ителгәнлек (ителмәгәнлек) турында һәм юл хәрәкәте иминлеге, лицензия-рөхсәт бирү линияләре буенча белешмәләр бирү (телефоннар дежур часть: 2-33-42, 2-32-02, ЮХИДИ: 2-32-37) , ирекле рәвештә бармак эзе алуны үткәрү керә.
Моннан тыш гражданнар хөкем ителгәнлекнең булуы (булмавы) һәм юл хәрәкәте өлкәсендә хокук бозулары турында белешмә алу өчен дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү күпфункцияле үзәгенә дә (Байлар Саабасы, Завод урамы, 19 тел: 2-38-55) мөрәҗәгать итә алалар.
Мәгълүмат үзәге, юл хәрәкәте иминлеге, лицензия-рөхсәт бирү линияләре буенча мәгълүмат (телдән консультация) алу өчен Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының "кайнар линия" телефоны (8(843) 221-20-02) аша да элемтәгә керергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев