Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

ПРОФСОЮЗ – ХАЛЫК ТӘРБИЯЧЕСЕ

Хезмәт кешесенең хо­­­кук­ларын сак­лау­­­чы, аларның мәнфәгатьләрен кайгыртучы ирекле һәм бәйсез җәмәгать оешмасының эшчән­леге элеккеге кебек көчле түгел, дип уйлый идем. Бу фикерем белән бераз ялгышкан булып чыктым.

Аның тәрбияви көче әле дә сак­лана икән.

АПК һәм барлык тармак хезмәтчәннәре профсоюзларының район комитеты рәисе Дания Галимуллина да: "Профсоюз ул - халык тәрбиячесе. Без - тәҗрибә туплаган, кеше арасында авторитеты булган кешеләрне генә проф­союз рәисе итеп сайлыйбыз. Үзе тәрбияле, үрнәк шәхесләр генә башкаларга якын килеп, ярдәм итә, алар шатлыгына куана ала, борчуларына битараф калмый. Саба муниципаль районы башкарма комитеты, эш бирүчеләр һәм барлык тармак проф­союзлары арасындагы өч яклы килешүнең төп кыйбласы да - кеше мәнфәгатьләрен яклауга корылган булуында", - дип фикеремне раслап куйды профсоюз активистлары көне уңаеннан мәктәпләрдә һәм "Саба" җәмгыятенең Сатыш филиалы бәрәңге басуында авыл эшчәннәре белән булган очрашуларда. Ул кырда бәрәңге чүпләүчеләр белән аралашып, аларның гозерләрен тыңлады.

"Кеше мәнфәгатен кайгыртуга кагылышлы законнар белән танышу эшчәнлегебезне киңрәк җәелдерергә этәргеч ясый. Шуңа күрә без, 16 яшькә кадәрге баласы булган әниләргә, өйләнешкәндә, якын кешесен соңгы юлга озат­канда, яңа тору урынына күченгәндә бирелә торган түләүле ялларны, юбилейлар уңаеннан котлауларны, хастаханәдә яки өйдә ятып авырганда хәл белешүләр өчен матди ярдәмнәрне ике яклы коллектив килешүенә кертәбез", - диләр Олы Кибәче һәм Явлаштау урта мәктәбе профсоюз оешмалары рәисләре Рәфинә Ильясова һәм Марсилә Шакирова. Олы Кибәче урта мәктәбе проф­союз оешмасы әгъзасы Резидә Сәйфиева, бү­­генге яшәештә дә профсоюзның кирәк­леген, ярдәмен тоюын әйтте. "Узган ел хастаханәдә ятарга ту­ры килде, шул вакытта гел булышып тордылар.Авыру сәбәпле эштә юк чагында да үзеңнең кирәклегеңне аңлау да бәхет, профсоюз әгъзасы булып, фондның ярдәмен тою үзе бер горурлык", - ди ул.

(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)

З.Сәмигуллина.

Н.Дәүләтов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев