“Һәр тармак табыш китерсен”
Халкыбызның аңы, мәдәнияте һәм ихтыяҗлары үсә барган бүгенге заманда торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләренә дә сорау һәм таләпләр арта бара.
Чит илләрдә ял итеп кайтучылар күп вакыт андагы соклангыч яшәү рәвешен күреп: "Ник шул матурлыкны бездә дә тудырмыйлар икән", - дип зарланалар. Ул купшылыкны үзебез дә телевизор аша гел күреп торабыз. Шәхсән үземнең бер танышым әле күптән түгел генә Австралиядән кайткач, андагы чисталык-пөхтәлек турында сөйләп шаккаттырган иде. "Асфальтны көн саен сабынлап юалар. Газонны да, кешегә көндез комачау итмик, дип, төннәрен генә кыркыйлар", - диде ул. Сүз дә юк, мондый ук дәрәҗәгә килеп җитү өчен безгә ай-һай бик ерак әле. Шулай да районыбызның торак-коммуналь хуҗалыгы тармагында эшләүчеләрнең хезмәтләренә тел-теш тидерә торган түгел. Район үзәге күзгә күренеп матурлана, җәй көннәрендә урамнарны - чәчәк клумбалары, юл читләрен декоратив агачлар бизи, ә кыш көне предприятиедә эшләүчеләрнең оста куллары белән Саба үзәге әкият патшалыгын хәтерләтә. Әмма моннан тыш та әле коммуналь хуҗалыкка мең төрле мәшәкать йөкләнгән. Узган җомгада предприятиенең 2012 елгы эш нәтиҗәләренә багышлап үткәрелгән күмәк җыелышында да бу ачык чагылды. Җылылык, су белән тәэмин итү, канализация, каты көнкүреш калдыкларын чыгару, кышкы чорда урамнарны кардан арындыру, төзекләндерү - шул максаттан күптармаклы предприятие ел саен зур суммалар сарыф итә. Былтыр да күп эш башкарылган. Әйтик, кулланучыларны су белән тәэмин итү 10,113 миллион сумга төшкән. Шул ук вакытта чыгымнар үзен акларга да тиеш бит әле. "Безнең оешма күптармаклы. Төп бурычыбыз - шул тармакларны табышлы итеп эшләтү",- диде директор И.Хәбибуллин. Узган ел шушы максатка ирешүдә шактый гына кыенлыклар туган. Әйтик, вакытында урамнардагы газоннарны чабуга заявка бирмәү сәбәпле, конкурсны чит оешма отып, 443,787 мең сум акча предприятие кассасына керми калган. Җыелышта катнашкан Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Р.Гасыймов чыгышында да предприятие эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген тагын да күтәрү юллары күрсәтелде. "Арифметик кына түгел, геометрик прогрессия белән яшәешебезгә яңа технологияләр кереп тора. Коллективны тагы да көчәйтергә, яңа идеяләр белән янучы яшьләрне үстерергә кирәк", - диде ул.
(Дәвамын газетадан укый аласыз)
Алсу Галимуллина.
Рөстәм Исмәгыйлов фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев