Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Рамазан ае башлану уңаеннан, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөселманнарга мөрәҗәгать белән чыкты

Рамазан ае башлану уңаеннан, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин мөрәҗәгать белән чыкты.

"Әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтуллаһи үә бәракәәтүһ! Мөхтәрәм дин кардәшләребез!
Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән изге рамазан ае башлану белән ихластан котлыйм!
Мөхтәрәм җәмәгать, барчабызга мәгълүм, исламның биш баганасы бар. Биш багана ул - Аллаһка һәм Мөхәммәд саләллаһу галәйһи вәссәләмгә шаһитлык китерү, намаз уку, зәкят бирү, хаҗ кылу, ураза тоту. Рамазан аенда менә шушы биш багананың берсен үтәргә, ягъни ураза тотарга мөмкинлек бирелгән.
Коръәндә әйтелгән: "Ий, иман китергән бәндәләр, сездән алда килеп-киткәннәргә фарыз ителгән кебек, ураза тоту сезгә дә фарыз кылынды. Бәлки сез, шаять, тәкъва булырсыз?" (Коръән. Бәкарә сүрәсе, 183 аять).
Пәйгамбәребез салләлаһү гәләйһи вәссәлләм хәдисендә язылган. "Аллаһ: "Адәм углының эшләгән һәр хәерле эше үзе өчен һәм ул уннан алып җитмеш тапкырга кадәр артыр. Ураза бары тик минем өчен генә. Аның савабын да мин бирермен», - дип әмер итте".
Без рамазан дәвамында уразалар тотып, гөнаһларыбызны кичерүне сорап догалар кылабыз. Рамазан аенда иман белән һәм савапка ирешүгә өмет баглап, ураза тоткан кешенең элеккеге барча гөнаһлары да ярлыканыр, иншАллаһ. Раббыбыз, догаларыбызны кабуллардан кылса иде!
Рамазан безне мәрхәмәтле, игелекле булырга өйрәтә, күңелләребезне тәрбияли. Сөекле Пәйгамбәребез салләлаһү гәләйһи вә сәлләм кисәтә: "Кем рамазанда алдауны һәм ялган шаһитлык итүне дәвам итә - юкка ризыктан һәм судан тыелып тора". Рамазан ул - начар гамәлләрдән котылу, холкыбызны яхшырту һәм авыр гөнаһлардан арыну өчен мөмкинлек. Тагын бер хәдис шул хакта ачык аңлатып бирә: "Ашау-эчүдән тыелу гына ураза тоту түгел. Бәлки яман сүздән, әшәке нәфестән тыелу - чын ураза. Әгәр бер кеше сине сүксә, син әйт, мин - руза, диген". Хәтта яман сүз әйтсәләр дә, яман сүз белән җавап кайтарма.
Быел безнең җирлектә яшәүчеләргә уразаны 20 сәгатьтән артык тотарга туры килә. Хәдисләрдән мәгълүм булганча, фәрештәләр ураза тотучыларның гөнаһларын кичерүне сорап догалар кыла. Аллаһ боерса, безнең ураза тотучы мөселманнарга догалар күбрәк тә ирешер, алар бит, дөньяның башка җирләрендә яшәүчеләргә караганда, уразаны озаграк тота. Монда да Раббыбызның бер хикмәте бар.
Аллаһы Сөбхәнәһү вә Тәгалә тоткан уразаларыбызны, кылган гамәл-гыйбадәтләребезне кабул итсен, үзенең рәхим-шәфкатеннән ташламасын иде. Аллаһ исемен зикер итеп, күңелләребез белән бары Коръәнгә, иманга ашкынып үткән Рамазан ае савапларын күрергә язсын. Рамазан ае мөбарәк булсын!" - диелә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөрәҗәгатендә.
Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X