Районыбыз бухгалтерларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз
21 ноябрьдә икътисадның җаваплы белгечләре - бухгалтерлар да һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.
Бу датаның салым органнары хезмәткәрләре көненә туры килүе ике арадагы ныклы хезмәт элемтәсе турында сөйли. Бухгалтердан башка бер генә оешма-учреждениедә дә эш бармый, алар башкарган исәп-хисап операцияләре белән финанслар балансы тәэмин ителә, хезмәт хаклары түләнә, салымнар күчерелә. Аларга җаваплы хезмәттә һәрвакыт төгәллек, уңай күрсәткечләр белән генә эш итүләрен телибез. Төрле тармакларда эшләүчеләрнең хезмәт хаклары артсын, бухгалтериялар моның беренче шаһитлары булсыннар.
Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев