Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Районыбыз укытучыларын Әтнә халык театры артистлары котлады [+фото]

Яшь буынга белем һәм тәрбия бирү эшендә хезмәт елъязмасына якты сәхифәләр язучы педагогларны Саба мәдәният йортына җыйганнар иде.

Иң элек "Бәйрәмең белән укытучым!" дип исемләнгән видеороликта мөгаллимнәрне кичәге укучылары, район җитәкчеләре, Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов котлады. Видеороликта "5 октябрь нинди көн ул?" дигән сорау алдында кыенсынып калган өлкән яшьтәге апаның, дөрес җавапны ишеткәч: "Үләм, мин үзем дә укытучы бит",- дип хәйран калуы залдагыларны көләргә мәҗбүр итте. Шулай да ветеранның "хәтерсезлегенә" олыгаю гына түгел, без үзебез дә гаепле бит дип уйланучылар да булмый калмагандыр.

Мөгаллимнәрне һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләгән Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миннеханов та укытучыга игътибарның артырга тиешлеген ассызыклады.

Мәгариф өлкәсендә күркәм нәтиҗәләргә ирешкән педагогларны Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамоталарын, "Мәгарифтәге казанышлары өчен" Күкрәк билгесе"н тапшырды. Сәләтле балалар өчен фәннәрне тирәнтен үзләштерүче урта мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлнур Байкиева, Юлбат урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Илдар Сафин Министрлык грамотасына "Мәгариф" өстенлекле милли проекты кысаларында Татарстан Республикасының иң яхшы укытучысы конкурсы җиңүчеләре буларак лаек булдылар. "Алтын дәрәҗә"гә лаек Олы Кибәче урта мәктәбенә исә Министрлыктан спорт инвентаре кайтарылачак.

Бәйрәмдә шулай ук мәктәп яны тәҗрибә участоклары һәм ярдәмче хуҗалыклар эшчәнлегенә дә йомгак ясалды. Мичән, Түбән Шытсу, Олы Кибәче урта мәктәпләре директорлары "Иң табышлы бакчалы мәктәп", "Иң универсаль ярдәмче хуҗалыклы мәктәп", "Иң күп уңыш алучы бакчалы мәктәп" номинацияләрендә җиңүчеләр буларак сәхнәгә чакырылдылар.

Соңыннан сәхнә Әтнә халык театры артистларына бирелде. Алар бәйрәм танатанасына килүчеләргә Мирхәйдәр Фәйзинең "Адашкан күңел" драмасын күрсәттеләр.

Фәнил Мәүлетов.

Нурхан Дәүләтов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев