Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Районыбызда халык җыеннары һәм пикетлар төгәлләнеп килә

Авыл җирлекләрендә һәм оешма-предприятиеләрдә район җитәкчеләре катнашында үткәрелә торган халык җыеннары һәм пикетлар төгәлләнеп килә.

Гражданнарны актив тормыш позициясендә булырга, сәяси аңлы­лыкка чакырган очрашу­ларда яшәебезнең мөһим мәсьәләләре күтә­релә, кешеләр төрле тәкъдимнәр белән чыга, үтенеч-гозерләрен җит­­керә. Иске Икшермә авыл җирлегендә һәм магистраль газүткәргечләрнең Шәмәрдән линия-производство идарәсендә булган җыеннар Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов катнашында үтте, Шәмәрдәндә пикет булды. Әлеге чаралар вакытында яшьләргә һәм өлкәннәргә бирелгән буклетлар аеруча кызыксыну уята. Гражданнарның әлеге буклетларда язмача рәвештә җиткерелгән тәкъдимнәре район хакимиятендә һәм "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Саба җирле бүлекчәсе штабында өйрәнелә, адреслыларына, җирле әһәмияткә ия мәсьәләләр күтәрелгәндә, җавап та бирелә. Әйтик, Шекше авыл җирлегендә узган җыенда Гүзәлия ханым иҗат ансамбле өчен күлмәкләр сораган һәм аңа активлыгы өчен рәхмәт сүзләре белән хат җибәрелгән. Рәфыйк Сабирҗанов пай җирләре өчен бирелә торган арышны бодайга алыштырып булмасмы икән дигән сорауны биргән. Бу гозер дә өйрәнелә.

- Сораулар күптөрле, алар тормышның барлык якларына да диярлек кагыла,- диде җирле бүлекчәнең башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Зарипов. - Кешеләр нигездә соңгы биш елда халыкның тормыш хәлен яхшырту буенча алып барылган эшләрдән канәгать. Әмма яшәеш ихтыяҗлары да үзгәрә бара. Халык урамнарны төзекләндерүне, күперләр эшләтүне, һәйкәлләрне яңартуны, шәхси хуҗалыкларда үстерелгән яшелчә, җиләк-җимеш сату өчен базар ачуны сорый. Шәмәрдәндә бассейн, күңел ачу үзәкләре төзү, хәтта кечкенә авылларда да бильярд клублары булдыру кебек сорауларның бирелүе үзе үк яшьләрнең культуралы ял өчен буш вакыты күбрәк булуы, тормыш шартларының яхшыра баруы турында сөйли. Хәзер халык сораулары өйрәнелә һәм шул ук вакытта партиянең Казандагы төбәк бүлегенә дә юллана.

Илкүләм дәрәҗәдә хәл итү соралган тәкъдимнәр дә бар, билгеле. Болар - пенсияне арттыру, ягулык бәяләрен, эшсезлек дәрәҗәсен киметү, Ана капиталы бирүне 2016 елдан соң да дәвам итү һәм башкалар. Гомумән, җыеннарда илебезнең, республикабызның, районның, авылла­ры­быз­ның киләчәгенә би­тараф булмаганнар кат­наша. Тәкъдимнәр Татарстанны үстерү программасының төп юнәлешләрен билгеләү өчен туплана. Күтәрелгән проблемаларның игътибарсыз калмасына ышана халык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев