Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Һәркайсыбыз имин йөрсен [+фото]

Хезмәт урыннарында бәла-казаларны булдырмас өчен куркынычсызлык таләпләрен төгәл үтәү зарур. Хәзерге куәтле техника, яңадан-яңа технологияләр кулланышка кергән заманда хезмәтне саклау һәм техника куркынычсызлыгы аеруча актуаль.

Производстводагы күпчелек бә­хет­сезлек очраклары ке­ше факторы белән бәйле, шуңа да куркынычсызлык кагыйдәләренә ныклы игътибар итәргә кирәклеге яхшы аңлашыла. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, дәүләт хезмәт инспекциясе һәм агропромышленность комплексы профсоюзларының респуб­лика комитеты карары нигезендә 16 апрельдән 23 майга кадәр хезмәтне саклау һәм техника куркынычсызлыгы таләпләрен төгәл үтәү буенча айлык игълан ителде. Әлеге карар кысаларында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе тарафыннан игълан ителгән ункөнлек 18 апрельдән башланды. Ә 28 апрель Бөтендөнья хезмәтне саклау көне буларак билгеләп үтелә.

2011 елда районның авыл хуҗалыгы тармагында­ - 7, 2012дә - 5, узган ел­ 3 бәхетсезлек очрагы тер­кәлгән. Күренгәнчә, производствода имгәнүләр са­ны кимегән. Әмма алар бөтенләй теркәлмәсә тагын да сөенечле булыр иде. Хезмәткәрләрнең сәламәт­леген һәм тормышын саклау мәсьәләләре бу­енча проблемалар кала бирә һәм алар даими игътибар таләп итә. Механизаторларның, барлык төр башка эшчән­нәрнең хезмәтне саклау буенча инст­руктажлар үтүләренә, зарарлы агулы химикатлар белән эшләүчеләргә мах­сус өс һәм аяк кием­нәре бирелүгә, сак­лану чараларының төгәл үтә­лүенә, дөрес оештырылуына ирешергә кирәк.

- Һәр төр белгечлек буенча, әйтик, механизаторга, савымчыга, орлык агулау машинасында эшләүчегә, фермада тирес чыгаручыга аерым инструктаж үткәрелергә тиеш. "Татмитагро" җәмгыяте узган ел әлеге юнәлештә республиканың авыл хуҗалыгы министрлыгы үткәргән конкурста 1нче урынга чыкты. Бәйгедә хезмәткәрләрне махсус киемнәр белән тәэмин итү өчен, уңайлы эш шартлары булдыру исәпкә алына. Биредә хезмәтне саклау өчен бер эшчегә 13230 сум акча тотылган. Ә әлеге күрсәткеч район буенча уртача - 3100 сум, - ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру бүлеге башлыгы Раиф Харисов.

Язгы кыр эшләре алдыннан хезмәтне саклау һәм техника куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүгә таләпләр аеруча арта. Техника машина-трактор паркыннан кырга чыгарга әзерләнгәндә без дә берничә хуҗалыкта булдык. "Симет" җәмгыятендә техника куркынычсызлыгы буенча аңлату эшләре өчен машина-трактор паркы гаражында аерым кабинет булдырылган. Инструктаж үткәргән документлар, эш урынында үтәлергә тиешле кагыйдәләр белән һәр механизатор таныша ала. Хәер, саклык чараларын күрергә, эш урынында спиртлы эчемлекләр кулланмаска икәнлеген каяндыр укымасак та беләбез кебек.

- Имзасын куйгач, кеше үзенә җаваплылык ала. Без аны бер-беребезгә эш барышында гел әйтеп торабыз, ниндидер билгеле вакытны гына көтмибез. Агулау машиналарында эшләүчеләр медицина тикшерүе узды, техникада эшләүчеләргә утсүндергеч, аптечка, махсус киемнәр бирелде, - ди парк мөдире Рафис Хәлиуллин.

"Мичән" филиалы, аның Ти­мершык бүлекчәсендә дә хезмәт иминлеген саклау буенча эш алып барылган. Филиал инженеры Солтан Хәйруллин:

- Һәр эш төре буенча аерым укытыла, техника ремонтка керә икән, аның буенча аерым үткәрелә. Зоотехник, агроном, бригадир, инженер һәм ферма мөдире биш елга бер районга барып аттестация уза. Шунда өйрәнгәннәр буенча без хуҗалык хезмәт­кәрләренә инструктаж үткә­рә­без, - дип ачыклык кертте.

Хуҗалыкларда хезмәт урын­нарында саклык чараларын күрү буенча эш алып барыла. Кеше гомере теләсә нинди кыйммәтләрдән дә өстен. Моның шулай икән­леген тулысынча аңлап эш итик

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев