Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Россия Конституциясе көне белән, райондашлар!

"Хөрмәтле райондашлар! Яңа ел алдыннан билгеләп үтелүче иң төп дәүләт бәйрәмнәренең берсе - Россия Федерациясе Конституциясе көне уңаеннан ихлас котлыйбыз.

Конституция - иң югары юридик көчкә ия мөһим документ. Төп Законыбыз күпмилләтле Федерациянең ныгуында, илебезнең сәяси-икътисадый тотрыклылыгын тәэмин итүдә, дәүләт идарәсен һәм җирле үзидарә институтының ныгуы өчен нык­лы нигез барлыкка китерүдә хәлиткеч роль уйнады. Конституция илдәге хокук системасының үзәге булып тора һәм башка законнарның мәгънәсен, эчтәлеген билгели. Илдәге Законны белү һәм аннан дөрес итеп файдалану - бүгенге заман таләбе. Төп Законны белү тормышның сыйфатын яхшыртырга ярдәм итә. Күмәк иҗади хезмәтебез һәр кешенең Конституция тарафыннан якланган хокукын һәм иреген якларга ярдәм итәр дип ышанабыз. Һәркайсыгызга нык сәламәтлек, иминлек, бәхет телибез. Киләчәктә район тормышында актив катнашырсыз дип ышанабыз.

Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев