Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Рөстәм Миңнеханов: “Сезнең ярдәмегез белән хәйриячелеккә позитив этәргеч бирдек".

Казанның Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры бинасында "Ел хәйриячесе" республика конкурсында җиңүчеләрне тәбрикләделәр.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, министрлык-ведомстволар, предприятие-оешмалар, муниципалитетлар җитәкчеләре, тәрбиягә балалар алган, күпбалалы гаиләләр катнашында узган тантанада безнең районнан Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев, агросәнәгать комплексы хезмәтчәннәре профсоюзы комитеты рәисе Дания Галимуллина, район сугыш һәм хезмәт ветераннары советы рәисе Әнвәр Гафиятуллин, инвалидлар оешмасы контроль-ревизия комиссиясе рәисе Илдус Бикиев, Югары Утар балалар йорты-интернаты директоры Имаметдин Гәрәев, Лесхоз картлар йорты директоры Илһам Нургалиев, "Саба дулкыннары" телерадиокомпаниясе директоры Әлфия Мөбарәкова, Явлаштау балалар бакчасында эшләүче Алмира Газизова, Сабадан Саярә Амакова барды (рәсемдә). Болар, әлбәттә, хәйриячеләр генә түгел, ә алардан игелек күрүчеләр дә. Мисалга, Югары Утар балалар йортына 2012 елда игелекле җаннар 501 мең сумлык ярдәм күрсәткәннәр. Ә Мишәбаштан А.Газизова улын Мәс­кәү­гә кыйммәтле операция ясатырга алып бару, С.Амакова диабет белән авыручы баласына препаратлар өчен "Кайгырту" фонды аша булышлык алганнар. "Без Сабага күченеп кайттык. Балабызда диабет чире табылды. Аны дәваларга, даими тикшереп торырга кирәк. Тест-полоскалар бик кыйммәт йөри, ул вакытта ирем дә эшкә урнашмаган иде әле. Социаль яклау ида­рәсенә мөрәҗәгать иткәч, хәлебезгә кер­деләр",- диде хәйрия ярдәме алучы ханым.

Ә "Кайгырту" фондына акча, билгеле булганча, хәйриячелекнең күркәм чагылышы буларак туплана. Рөстәм Миңнеханов барлык хәйриячеләргә игелекле гамәлләре өчен рәхмәт белдерде. "Сезнең ярдәмегез белән хәйриячелеккә позитив этәргеч бирдек. Хәзер без хәйрия эшчәнлегендә мәдәниятыбыз, тарихыбыз үзенчәлекләрен исәпкә алып яңа сыйфат дәрәҗәсенә чыгарга тиеш. Без бергә булганда күп эшләр башкарырга сәләтле", - диде Президент.

Соңыннан хәйриячеләргә лауреат дипломнары тапшырылды. "Саба дулкыннары" телерадиокомпаниясе (директоры Әлфия Мөбарәкова) "Массакүләм мәгълүмат чаралары" номинациясендә җиңүче дип табылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Рөстәм Миңнеханов ел хәйриячесе 2013 хәйрия кайгырту