Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Саба гимназиясендә полициянең яшь дуслары үсә

Бүген берәүгә дә сер түгел, мәктәп балалары арасында тәртипсезлекләр, төрле хокук бозулар турында еш ишетәбез. Белем бирү учреждениеләрендә тәрбия мәсьәләсенә ничек нык басым ясалса да, мәктәп Уставын бозган, эчке тәртип кагыйдәләренә буйсынмаган балалар очрап тора. Мин моны районның балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе әгъзасы буларак утырышларда каралган...

Бүген берәүгә дә сер түгел, мәктәп балалары арасында тәртипсезлекләр, төрле хокук бозулар турында еш ишетәбез. Белем бирү учреждениеләрендә тәрбия мәсьәләсенә ничек нык басым ясалса да, мәктәп Уставын бозган, эчке тәртип кагыйдәләренә буйсынмаган балалар очрап тора.

Мин моны районның балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе әгъзасы буларак утырышларда каралган материалларга таянып әйтәм. Бала шәхес булып нәкъ менә мәктәп чорында формалаша. Аның киләчәк тормышының нинди юнәлеш алуы кечкенәдән әхлак кыйммәтләре, хокук нигезләренә төшенү белән нык бәйләнгән. Чөнки кечкенә чакта аңламыйча кылган хаталар үсә төшкәч зур ялгышларның башы булырга мөмкин. Ә бала чактан үзенең төп бурыч-хокукларын белеп-аңлап үскән балага бүгенге кырыс җәмгыятькә яраклашу җиңелрәк бирелә. Мәгариф хезмәткәрләренә төпле белем бирү белән бергә, балаларны кечкенәдән законга буйсынучы, дисциплинаны хөрмәт итүче итеп тәрбияләү бурычы да куела. "Район башлыгы инициативасы белән мәктәпләрдә тәртипне саклау максатыннан яшь полицейскийлар хәрәкәте булдыру турында ныклы сөйләшүләр алып барылды. Иң элек бу эшнең төп юнәлешләре ныклап өйрәнелде. Бу әлегә районыбыз өчен яңа проект. Аның төп максаты - укучыларда хокук нормаларын, әдәп-әхлак кагыйдәләрен, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру. Шуның нәтиҗәсендә мәктәпләрдә ныклы тәртип булдыру, башкаларны да шуңа тарту. Өйрәнү процессында укучылар белән полиция, гадәттән тыш хәлләр, Эчке эшләр органнары ветераннары белән очрашулар планлаштырыла. Шулай ук төрле походлар, Татарстанның Эчке эшләр министрлыгының истәлекле урыннарына экскурсияләр оештыру күздә тотыла",- ди район эчке эшләр бүлегенең балалар белән эшләү инспекторы Алина Романова.

(Язманың дәвамын "Саба таңнары" газетасыннан укый аласыз).

Фәридә Вилданова.

Нурхан Дәүләтов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев