Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сабада эшсез калганнарга ярдәм итәргә телиләр

Узган җомгада мәшгульлек үзәге Саба спорт комплексында вакансияләр ярминкәсе үткәрде.

Эш эзләүчеләргә тәкъдим ителгән хезмәт урыннары исемлегеннән күренгәнчә, оешмаларга операторлар, тракторчылар, технологлар, ветеринария табиблары, поварлар, официантлар һәм башка һөнәр ияләре кирәк. Мәшгульлек үзәге җитәкчесе Данис Габдерахманов үзенең чыгышында әйткәнчә, вакантлы урыннар сайтларда да урнаштырылып барыла, шулай ук түләүсез укып сорау зур булган яңа белгечлек алу мөмкинлеге дә бар, кыскасы, теләгән кешегә эш табарга була. Әйтик, белгечлегең буенча эш таба алмыйсың икән, дәүләт исәбеннән нигә яңа һөнәр үзләштермәскә! Бу хакта тулырак "Саба таңнары" газетасыннан укырга мөмкин.

Фәнил Мәүлетов. Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев