Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сабада икенче ачык балалар театр сәнгате конкурсы үтте: районда Шәүкәт Биктимеровның дәвамчылары үсеп килә [+фото]

Исән булса бу көннәрдә якташыбыз, СССРның һәм Татарстанның халык артисты Шәүкәт Хәсән улы Биктимеровка 85 яшь тулган булыр иде.

1928 елда Казанда туып, Миңгәр авылында үскән Шәүкәт ага алты дистәдән артык гомерен, талантын татар мәдәниятенә, сәнгатенә биргән, гомумән, халкыбызга, милләтебезгә хезмәт иткән, иҗатын Камал театрына багышлаган шәхес. Ул уйнаган рольләр күп. Әмма ул күпчелек тамашачы күңеленә Әлмәндәр карт образы белән кереп калды. Кызганыч, аның вафатына да бер ел узып китте. Әмма аның исеме мәңгелек тарихка уелып калган. Узган атнада нәкъ менә Шәүкәт ага исемен йөртүче район мәдәният йортында үткән икенче ачык балалар театр сәнгате конкурсында да аның турында сүзләр еш яңгырады. Яшь буында театр сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләүне максат итеп куйган әлеге чара, укучылар арасында Шәүкәт Биктимеровның дәвамчылары бар икәнлеген раслады. Республика мәктәпләреннән килгән ун театр коллективы укучылары, "Балалар иҗат үзәге" муниципаль бюджет өстәмә белем бирү учреждениесе тарафыннан игълан ителгән Шәүкәт Биктимеров исемендәге II балалар театр сәнгате конкурсында көч сынашты. Конкурсның сайлап алу этабы 1-15 нче октябрь көннәрендә узган иде. Ул этапта 30 эш кабул ителгән. Йомгаклау өлешендә Сабадан сәләтле балалар, Икшермәдән кадет һәм Лесхоз, Олы Кибәче, Югары Симет мәктәпләреннән, Балык бистәсе, Балтач, Аксубай, Питрәч районы укучылары катнашты. Иң зур бүләк - Гран-прины Симет мәктәбе укучылары алды (җитәкчесе - З.Гатауллина). Районыбыз мәктәпләреннән килгән башка театр коллективлары да призлы урыннарга үттеләр.

- Өметеле яшьләребез бар. Мисалга, Югары Симет урта мәктәбе укучыларын әйтергә була. Алар узган елны да матур спектакль әзерләп, авылларда да куйдылар. Әлмәндәр һәм аның хатынын бик образлы итеп уйнадылар. Олы Кибәче урта мәктәбе укучыларын да уңай яктан әйтеп үтәргә кирәк. Ул яклардан республика театрларында эшләүчеләр дә бар бит, балалар арасында да сәләтлеләре юк түгел, - ди район мәгариф бүлеге башлыгының тәрбия эшләре буенча урынбасары Гөлнар Шәфыйкова.

Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты студенты, зур театр сәхнәсендә беренче адымнарын ясаучы якташыбыз Гүзәл Гюльвердиева да жюри әгъзасы буларак үз бәясен әйтте:

- Бик тырыш һәм сәләтле балалар үсеп килә. Аеруча Лесхоз мәктәбеннән Ания ролен башкарган кызны сокланып күзәттек. Театр сәнгате белән кызыксынучы балаларга, аларның җитәкчеләре сәхнә теленә аерым вакыт биреп, дәресләр куеп, шунын өстендә эшләсеннәр иде. Дүртенче елын эшләүче Лесхоз урта мәктәбе драма түгәрәгенә 17 укучы йөри икән. Җитәкчеләре Гөлүсә Зиннәтуллинаның бик иҗади булуы да моңа йогынты ясамый калмый. Бу юлы да ул сәхнәгә үзе язган әсәрне куйган.

- Мондый конкурсларда балаларның сәләте ачыла, башка районнардан килгән укучылар белән танышалар, дуслашалар. Укучыларга көч, дәрт бирүче сәхнәгә бәйле мондый чаралар ешрак та булсын иде әле, - ди драм түгәрәк җитәкчесе Гөлүсә Зиннәтуллина.

Сәнгать бәйгесе тәмам. Укучылар һәм аларның җитәкчеләре тагын бер кат Шәүкәт ага башкарган рольләрне күзаллап, аларны үзләре уйнап тормышка ямь алып таралышты.

Замирә Сәмигуллина.

Нурхан Дәүләтов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев