Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сабада юеш кар, пыскак яңгыр явуы көтелә

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, иртәгә - 3 ноябрьдә, болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.


Республиканың күпчелек районнарында юеш кар, пыскак яңгыр явуы көтелә. Төнге сәгатьләрдә һәм иртән томан төшә. Томан вакытында күз күреме 500 метрдан да кимрәк булачак. Урыны белән төнге юлда бозлавык булу ихтимал.

Татарстанда уртача һава температурасы төнлә - 1 градус салкыннан 3 градуска кадәр җылы, көндез - 1-6 градус җылы булачак.

Сабада шулай ук болытлы һава торышы саклана, юеш кар, яңгыр ява. Һава температурасы төнге сәгатьләрдә 1-3, көндез 2-4 градус җылы.

4 ноябрьгә каршы төндә Татарстанда 1 градус салкыннан 3 градуска кадәр җылы булачак.

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев