Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сабалылар еш елмаямы? [сораштыру]

1999 елдан планетабызда октябрьнең беренче җомгасында Бөтендөнья елмаю көне билгеләп үтелә. Моның өчен без авызын колакларына кадәр ерган сары йөз-смайлик авторы рәссам Харви Бэллуга бурычлы.

Узган гасырның 70-80нче елларында шушы смайликтан ясалган билгечек шулкадәр популярга әйләнә, аны шырпы капларына, конвертларга, футболкаларга төшерә башлыйлар. Харви Бөтендөнья елмаю көне кешеләргә яхшы кәеф булдыруга хезмәт итәргә тиеш дип санаган. Девизы болайрак яңгырый: изгелек эшлә. Һич югы бер кешенең йөзе елмаю белән балкуына ярдәм ит. Ә сез еш елмаясызмы? Бу сорау белән төрле буын вәкилләренә мөрәҗәгать иттек.

Нияз Дәүләтшин, Юлбат урта мәктәбе математика укытучысы:

-Елмаерга бик яратам. Һәркемгә ачык йөз белән карарга тырышам. Әле август аенда гына өйләндем, шуңа күрә хәзер күбрәк хатыныма елмаям. Хезмәтемдә, әлбәттә, күбрәк җитди булырга кирәк, эше шундый.

Лилия Ибәтуллина, сатучы:

-Елмаю кирәк. Ул стрессны киметә, гомерне озайта, уңай эмоцияләр бирә. Шулай да тормышта төрле чаклар була, гел елмаясы гына килеп тормый. Ә эшебездә кешеләрне елмаеп каршылау - безнең бурыч. Бер-беребезгә елмаю бүләк итеп яшәргә тырышасы иде.

Лилия Мөхәммәтгалиева, декрет ялында (Саба):

-Еш, билгеле. Гаиләңдә тәртип, ирең әйбәт булса ничек елмаймыйсың. Ул яктан Аллага шөкер. Өченче улымны үстереп, хәзергә өйдә утырам. Аңа гел елмаеп җырлаучы популяр эстрада җырчысын күздә тотып, Раяз дип исем куштык. Елмаю җанны эретә, күңелне иркәли. Гел елмаеп яшәргә язсын.

Гөлназ Шәйхетдинова, Эзмә медпункты мөдире:

-Хатын-кызга елмаю аеруча кирәк. Якты йөзле кеше иманлы була. Шуңа күрә еш елмаерга тырышам. Елмаю биттәге җыерчыкларны киметә, иммунитетны күтәрә, чирләргә бирешмисең. Караңгы чырайлы кеше ешрак авырый, начар кәеф аның организмына начар тәэсир итә. Еш елмайсак иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев