Саба таңнары

Сабалылар, әйдәгез, референдумда барыбыз да катнашыйк.

Ни өчен дисезме? Шәһәр тибындагы Байлар Сабасы бистәсен генә алыйк.

2015 елда  үткәрелгән референдумнан  соң  үзара  салымга  шәһәр җирлегендә 3 спорт, 2 балалар мәйданчыгы  төзелде, Гали Закиров урамындагы ябык зиратта  215 төп агач киселде. Урта Саба авылындагы ябык зиратның рәшәткәсе өр-яңадан тотылды.  2016 елда Газовая һәм Яшьләр урамында балалар өчен уен һәм спорт мәйданчыклары, Титов һәм Комаров урамнарында җәяүлеләр басмасы төзелде. Сабинка елгасы буендагы карт агачлар киселеп, алар урынына яңалары утыртылды. Юллар һәм тротуарлар ремонтланды.  “2016 ел  ахырындагы референдумга   килсәк, халыктан 1,9713 миллион   сум җыелган  иде,  республика бюджетыннан  тагын 7,8828 миллион сум өстәлде. Хәзерге  вакытта шушы акчага референдум бюллетенендә   күрсәтелгән  эшләрнең барысы да башкарылды”,– диде шәһәр җирлеге башкарма  комитеты җитәкчесе  Альмир Шәйхетдинов. 

 Сабаның Тукай, Муса Җәлил урамнарына  тротуарлар,   басмалар салунуы нәтиҗәсендә җәяүлеләрнең машина юлыннан йөрүдән туктаулары  – бу әле иминлегебезне кайгырту дигән   сүз. Зиратлар турында  әйткән дә юк.  Икенче зур пункт Шәмәрдәнгә  килгәндә, башка  җирлекләрдән аерылып торган эш төрләре –  Җиңү паркын төзекләндерү,  роллерлы  чаңгы җәяүлеләр  юлын эшләү.  Бу максатларга  шәмәрдәнлеләрдән җыелган  1,4178 миллион, республика биргән 5,6712 миллион сумның зур   күпчелеге тотылган, әле эшләр дәвам итә.   Шулай ук  Шәмәрдәндә зират  төзелеше аукционга  куелган һәм тендерны отучы бар. Җир урын хәл ителеп, барысы  600 мең сумнан артык эш башкару   күздә тотылган. Кызганычка  каршы, Шәмәрдәндә 460 кеше әле дә үзара  салым бирмәгән  килеш. “Быелгы референдумны үткәреп, үзара  салымга  киләсе  елда барыбыз да йөри торган  үзәк  урамнарда җәяүлеләр юллары эшләргә  планлаштырабыз. Шушы эшкә битараф  калучыларны аңлавы  кыен.  Без шәхси хуҗалыгыбызда  тәртип  саклыйбыз  бит –  торак пунктыбызга   карата  да  шундый  ук  мөнәсәбәт  булсын  иде,– ди җирлек башлыгы Айдар Гәрәев.

Чыннан  да,  үзара салымның  тормышны  яхшы якка  үзгәртүен  танырга кирәк. Авылларга  килгәндә, үзара  салым нигездә урамнарны  төзекләндерүгә, зиратларны тәртипкә китерүгә тотылды. Асфальт ук булмаса да, вак таш җәелде. Урамнардан  да  абынып-сөртенеп йөрмисең: алар яктыртыла.  Әле башкарасы эшләр күп, билгеле. Шуңа күрә 19 ноябрьдә референдумда  катнашып, анда куелган мәсьәләләрне хуплап тавыш бирүебез кирәк. Акчаны һаман арттырып биреп тормаслар. Райондагы 40 тавыш бирү участогы 7.00-20.00 сәгатьләрдә эшли. Һәрберегез дә референдумда актив катнашыр, дип ышанабыз.

Реклама

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: