Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

ШОФЕРЛАРЫБЫЗГА ЫШАНЫЧ ЗУР

Р.Зарипов, җаваплылыгы чикләнгән «Рамазан» җәмгыяте генераль директоры: "Рамазан" һәм "Яшен" җәмгыятьләрен чын мәгънәсендә шоферлар, алай гына да түгел, транспорт чаралары идарә итү осталары оешмасы дияргә мөмкин.

Әлеге җәмгыятьләргә районның иң тәҗрибәле шоферлары тупланды. "Рамазан" җәмгыяте район халык хуҗалыгына автотранспорт хезмәте күрсәтү өчен 2000 елның 8 мартында оештырылды. Эш башланганда 11 кешегә 9 транспорт чарасы бар иде. Хәзер оешмада 40 кеше эшли, 19 транспорт берәмлеге теркәлгән. Автопаркны "Хундай", "Терекс", "Джон-Дир" техникасы, зур йөк күтәрешле үзбушаткыч "КамАЗ"лар тәшкил итә. Быел парк "Хундай" экскаваторы хисабына тулыланды. Махсус техника райондагы авыл хуҗалыгы, төзү оешмаларына хезмәт күрсәтә. Шулай ук "Татгазинвест" акционерлык җәмгыятенә, җаваплылыгы чикләнгән "Востокнефтеспецмонтаж", "НПФ Фордигаз", "Вятско-Полянская Агропроммехмонтаж" җәм­гыять­ләренә дә даими ярдәм итеп торабыз. Тугыз айда барысы 11,5 миллион сумлык хезмәт күрсәтелде, 5100 тонна йөк ташылды. Хезмәт күрсәтүләр белән бәйле чыгымнар 10 миллион сум, чиста табыш 500 мең сум тәшкил итте. Ирешелгәннәр - коллективның уртак тырышлыгы. "Рамазан" җәмгыятендә тырышлыкларын үрнәк итеп күрсәтерлек эшчеләребез шактый. Мәсәлән, кранчы Шамил Минһаҗев, манипуляторда Марат Сафин, үзтөягечтә Рафит Галиәхмәтов, Фәнис Гатауллин шундыйлардан.

(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев