Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатына 100 мең кунак килүе көтелә

Спортның су төрләре буенча FINAның 16 нчы Дөнья чемпионаты вакытында Казанга 200дән артык илдән берничә дистә мең кеше килүе көтелә.

Алар арасында рәсми затлар, спортчылар, хөкемдарлар, җанатарлар һ.б. бар. Бу хакта бүген "Татар-информ" МА үткәргән матбугат конференциясендә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының зур күләмле халыкара спорт чараларының куркынычсызлыгын тәэмин итү бүлеге башлыгы Марат Фәтхуллин хәбәр итте.

"Чемпионатка гаризалар кабул итү 15 июльдә төгәлләнә. Хәзерге вакытта дөньяның 190 иленнән 2809 спортчы ярышларда катнашырга теләк белдергән. "Мастерс" чемпионатында катнашуга исә 2616 спортчыдан гариза кабул итеп алынган. Моннан тыш, 204 илдән 1,8 мең рәсми зат, 232 квалификацияле хөкемдар килүе көтелә", - дип сөйләде Марат Фәтхуллин. Аның сүзләренә караганда, "Мастерс" турнирында катнашачак спортчылар саны күбрәк булачак. Әлегә төгәл саннар билгеле түгел. Ник дигәндә, гаризалар 30 июльгә кадәр кабул ителә. Әмма бүген үк "Мастерс" турнирына 100-110 илдән спортчылар килүе көтелә. Турнирга 318 хөкемдар килә, аларның 288е - Россиядән. Җыеп кына әйткәндә, Спортның су төрләре буенча FINAның 16 нчы Дөнья чемпионаты вакытында Казан 100 меңләп кунак кабул итәчәк.

Чакырулы рәсми затлар арасында Венгрия җитәкчелеге бар. Искәртеп үтик: 2017 елда Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты әлеге ил башкаласы Будапештта үткәрелә. Шулай ук Казанга федераль министрлар һәм төрле дәүләт ведомстволары җитәкчеләре чакырылган.

Әлегә чемпионатка кемнең киләчәге турында төгәл мәгълүмат биреп булмый. Бу, нигездә, VIP-кунакларның иминлеге белән бәйле. Әмма шуны ышандырып әйтә алам: ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының зур күләмле халыкара спорт чараларының куркынычсызыгын тәэмин итү бүлеге аларның килүенә тулысынча әзер, дип белдерде Марат Фәтхуллин.

"Татар-информ", Ләйсән Исхакова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев