Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Спортта каникуллар юк

Саба спортчылары диюгә, иң беренче өстәл теннисы буенча Европада танылган Саади Исмаилов һәм җилдәй җитез чаңгычы Рушан Миңнеголов күз алдына килеп баса.

Рушан - параолимпиячеләр арасында Дөнья кубогы этабын откан егет. Хәзер ул Сочида 2014 елда үтәчәк Олимпия уеннарына әзерләнә.

Әлеге егетләрнең ил күләмендә бөек үрләр яулаулары гына да - районда спортка зур игътибар бирелүе, максатчан, ихтыяр көче нык егет-кызлар тәрбияләнүенә саллы мисал. Физик культура белән шөгыльләнү өчен районда бөтен мөмкинлекләр дә бар: 32 зал, 4 бассейн, Боз сарае, 2 картодром, ясалма чирәмле 2 футбол кыры һәм башкалар эшли. Аларда 9 меңнән артык кеше спортның 35 төре белән мавыга.

Бездә үрмәләп йөрүче сабыйларны да спортка тарталар. Ветераннар спорты елдан-ел җанлана. Өлкән яшьтәге спортчылар җиңел атлетика, чаңгы, өстәл теннисы буенча республика ярышларында үзләрен матур яктан таныталар. Шулай ук, бассейнга бик яратып йөриләр, тренажерларда сәламәтлекләрен ныгыталар.

Мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең дә спортта үзләрен күрсәтә алулары сөенечле. Алар үз сәләтләрен районда гына күрсәтеп калмыйча, республикада да алдынгылар сафына чыга. Аеруча шахмат-шашка, пауэрлифтинг, җиңел атлетика, кул көрәше, өстәл теннисы белән актив шөгыльләнәләр. Бу юнәлештә район инвалидлар оешмасы дә күп тырышлык куя.

(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)

З.Сәмигуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Спорт