Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Су дуласа – уттан яман

Бу хакта 26 мартта ТР Хөкүмәте йортында республика муниципаль берәмлекләре белән берлектә видеоконференция режимында уздырылган брифингта ТР гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча министр вазифаларын үтәүче Николай Суржко белдерде. Аның сүзләренчә, быел мартта республиканың көнчыгыш районнарында марттагы айлык норманың 180-220 проценты, көнбатыш төбәкләрендә 3 айлык нормасы кадәр явым-төшем булган....

Бу хакта 26 мартта ТР Хөкүмәте йортында республика муниципаль берәмлекләре белән берлектә видеоконференция режимында уздырылган брифингта ТР гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча министр вазифаларын үтәүче Николай Суржко белдерде. Аның сүзләренчә, быел мартта республиканың көнчыгыш районнарында марттагы айлык норманың 180-220 проценты, көнбатыш төбәкләрендә 3 айлык нормасы кадәр явым-төшем булган. Апрельдә кар һәм боз бик тиз эресә, Татарстанда 1979 елгы яз кабатланырга мөмкин. Кем белә, бәлки алай да булмас, борчу-мәшәкать китермичә үтәр дә китәр дә язгы ташу. Әмма яхшыга өметлән, начарына әзерлән, диләр. Бу очракта шул гыйбарәне исәпкә алып эш итү мөһим. Язгы ташуга алдан әзерләнү яхшырак, көне килеп җиткәнне көтәсе түгел. Югыйсә, соң булуы мөмкин. ТР гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсенең гидрология бүлеге башлыгы Алексей Соколов үзенең чыгышында ярыннан чыгачак дип санаган елгалар исемлегенә безнең райондагы Мишә дә кергән. Мишә буенда урнашкан торак пунктлардан язгы ташу вакытында зур зыянны элегрәк Елыш, Кызыл Мишә авылларында яшәүчеләр күрде. Хәзер вәзгыять бераз үзгә. Без әлеге авылларда яшәүчеләрнең кайберләре белән телефон аша да элемтәгә кердек һәм берсенең дә: "Су басар инде быел, куркып торабыз",- дип чаң сукканын, "каравыл" кычкырганын ишетмәдек. Әлбәттә, борчылу һәркемдә бар, әйтик, яз саен идән асларына, сарайларына су керүдән күпләр интегә, бәрәңгегә зыян килә. Безне Елыш, Кызыл Мишә авылларының республикадагы язгы ташу зыян салу ихтималы зур булган 276 торак пункт исемлегендә булу-булмавы кызыксындырды. Район янгын гарнизоны начальнигы Илдар Закиров аңлатканча, 2011-2012 елларда мелиорация оешмасы Мишәнең агышын турайту буенча күргән чаралар нәтиҗәсендәязгы ташуның ярларыннан чыгып җәелүе куркынычы нык кимегән. "Районыбызда язгы ташуга бәйле киеренке хәл көтелми. Елыш, Кызыл Мишә авыллары кергән җирлекләр башлыклары белән штаб режимында язгы ташудан саклану чаралары мәсьәләсендә сөйләшү булды.

(Язманы тулырак газетадан укый аласыз).

Фәнил Мәүлетов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язгы ташу