Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Суд бинасында – тактик өйрәнүләр

Краснодар өлкәсенең Крымски шәһәрендә булган су басулар, Казандагы террорлык актлары уңаеннан халыкны куркыныч турында кисәтү, хәбәр итү системаларының төзеклеген тикшерү белән бәйле чаралар күрүгә игътибар нык артты.

Шулай максаттан июль аенда Саба районы суды бинасында тактик өйрәнүләр үткәрелде. Аның барышында шартлы террорчының суд утырышы залына үтеп күреп, судьяга һөҗүм итүе оештырылды. Һөҗүм турында хәбәр өстәл астына урнаштырылган хәвеф сигналы төймәсенә басып җибәрелде. Ведомстводан тыш сак бүлегеннән тикшерү-оператив төркеме хезмәткәрләре килеп җиткәнче, шартлы Һөҗүм итүче суд приставы тарафыннан тоткарланды. Аннары ул эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренә тапшырылды.

Өйрәнү барышында суд аппаратына хөкем йортындагы гадәттән тыш хәл турында кабинетларны йөреп чыгу тәртибендә хәбәр ителде. Кешеләр бинадан ашыгыч эвакуацияләнде. Өйрәнүгә РФ Эчке эшләр министрлыгының Саба муниципальара бүлегеннән ун хезмәткәр җәлеп ителде.

Чара барышында суд бинасында хәвеф сигнализациясенең төзек хәлдә булуы ачыкланды. Тактик өйрәнүләр вакыйга урынына ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләренең - 3 минут, оператив-тикшерү төркеменең 7 минут эчендә килеп җитүен күрсәтте.

Суд аппараты, суд приставлары, РФ Эчке эшләр министрлыгының Саба муниципальара бүлеге хезмәткәрләренең хәрәкәтләре канәгатьләнерлек буларак бәяләнде. Кайбер житешсезлекләр соңыннан үткәрелгән оператив киңәшмәдә тикшерелде.

Суд бинасында шундый ук тактик өйрәнүләр ут-күз афәте килеп чыга калу ихтималлылыгын күздә тотып та үткәрелде. Канцелярия бүлмәсендә чыккан шартлы янгын башка кабинетларга күчә башлады. Бинадан хезмәткәрләр һәм кыймммәтле документлар эвакуацияләнде. Утны сүндерүгә 129нчы янгын частеннан килгән ике техника җәлеп ителде. Өйрәнүләр барышында район суды бинасындагы янгын сигнализациясенең, шулай канцеляриядәге утсүндергечнең төзек түгеллеге билгеле булды. Моннан тыш сайлап алу тәртибендә янгын краннары тикшерелеп, аларның төзек, су басымының тиешлеге нормада икәнлеге ачыкланды.

Район суды матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: куркыныч турында кисэту