Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановның 2013 елгы Сабантуй бәйрәме уңаеннан МӨРӘҖӘГАТЕ

Кадерле татарстанлылар!

Дәүләт Советы, республика Хөкүмәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне милли бәйрәмебез - Сабан туе белән чын йөрәктән тәбрик итәм!

Татарлар һәм күпмилләтле республика халкы өчен бу иң көтеп алынган күркәм һәм яраткан бәйрәмнәрнең берсе. Күп гасырлар элек барлыкка килеп, Сабантуй үзенең милли үзенчәлеген саклап кала алды. Бу бәйрәмдә тынычлык, игелек һәм үзара хөрмәт идеаллары да чагылыш таба. Сабантуй мәйданы дуслар очрашу урынына әверелеп, үзенә кабатланмас бәйрәм рухы, дәртле көрәш һәм мавыктыргыч милли уеннар белән җәлеп итә.

Сабан туенда без беренче чиратта авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтлибез. Нәкъ менә аларның фидакарь хезмәте бай уңышка нигез сала. Татарстанның үсешенә һәм дөньяда танылуына сәнәгать өлкәсе хезмәтчәннәренең, галимнәрнең һәм зыялыларыбызның казанышлары, спортчыларыбызның уңышлары да ярдәм итә.

Тиздән Казан дөньяның спорт һәм студентлар башкаласына әвереләчәк - биредә XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада уеннары узачак. Ярышлар программасына Сабантуйның традицион ярышы - билбау көрәшенең кертелүе дә зур мәгънәгә ия. Көрәшчеләр келәмендә дөньяның иң танылган батырлары көч сынашачак.

Универсиаданың мәдәни программасының бизәге - мәркәзебез Казанда үтәчәк төп Сабантуе булып тора. Ул бөтен дөньяга халкыбызның спорт сөюче рухын, мәдәниятебезнең үзенчәлеген һәм байлыгын күрсәтү өчен яхшы мөмкинчелек.

Быелгы бәйрәм күңелләрегездә онытылмас тәэсирләр калдырыр, күтәренке кәеф бүләк итәр, милли гореф-гадәтләрне саклауга һәм үстерүгә яңа этәргеч бирер дип ышанам.

Чын күңелдән сезгә дәртле ярышлар, саулык-сәламәтлек, гаилә бәхете һәм муллык телим!

Татарстан Республикасы Президенты

Р.Н. Миңнеханов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев