Татарстанда боз кичүләренең дүртесе дә ябыла. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.
Шул рәвешле, кичә 18.00 сәгатьтән Аракчино - Югары Ослан боз кичүе ябылган, 22.00дән - республикадагы калган боз кичүләре. Бу кичүләрнең Яшел Үзән муниципаль районында Идел елгасы аша Яшел Үзән - Нижние Вязовые торак пункты маршруты буенча, Мамадыш муниципаль районында Кама елгасы аша Соколка авылы белән Новый Закамский бистәсен тоташтырган кичү, Алабуга муниципаль район районында Кама аша Покров саласы - Красный Ключ бистәсе маршруты буенча кышкы сезонда гамәлдә булуын искәртик.


Нет комментариев