Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Теле барның – иле бар

Балалар иҗат үзәгендә II республикакүләм Г.Тукай исемендәге "Теле барның - иле бар" сәнгатьле сөйләүчеләр конкурсының район этабы булып узды.

Әлеге конкурс яшь буында милли - мәдәни кыйммәтләргә, татар поэзиясенә, Г.Тукай иҗатына мәхәббәт тәрбияләү максатыннан үткәрелә. Бәйгедә 114 укучы татар шагыйрьләренең татарча язылган һәм русчага тәрҗемә ителгән шигырьләрен сөйләделәр. Яшь үзенчәлекләре буенча өч призлы урын билгеләнде. Башлангыч сыйныфлар арасында туган тел турында иң сәнгатьле шигырь сөйләүчеләр Олы Арташ төп мәктәбеннән Алсу Вәлиева, Зәринә Галиәхмәтова (Олы Кибәче) Илфир Минанхуҗин (Бигәнәй) булды. Русча сөйләү буенча Айсылу Тимерова (Югары Симет урта мәктәбе), Әлфис Хәбибрахманов (Олы Арташ), Эльвина Маканова (Иштуган) сокландырды. 5-8 сыйныфлар арасында җиңүчеләр Зилә Газизова (Олы Кибәче), Әдилә Зиннәтова (Шекше), Ләйсән Мусина (Саба гимназиясе, остэге рэсемдэ, уннан икенче), Алинә Джумова (Сатыш), Ләйсән Сабитова (Икшермә) һәм Зәринә Фазылова (Тимершык) булды. 9-11 сыйныфлар арасында Илдар Шаһиев, Зөһрә Касыймова, Рисәнә Сафина (Олы шыңар урта мәктәбеннән), Фәннур Фатыйхов (Тимершык), Илүсә Арикиева (Завод-Нырты), Руслан Мирочев (Олы Арташ), Алмаз Шакиров (Явлаштау), Илфат Хәсәншинның иң матур чыгышлар дип табылды. (Дәвамын газетадан укый аласыз).

Г.Галимуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: tel