Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Тимершыкта өр-яңа белем йорты ачылды

Моңа әле күз дә ияләнми, без күрергә гадәтләнмәгән күркәм манзара ачылып, үзеңне ничектер башка дөньяга килеп кергәндәй хис итәсең. Тимершык авылының иң биек җирендә төзелгән мәктәп таң беленеп килгән, әле урам утлары сүнмәгән эңгер-меңгердә әнә шундый гаҗәеп тәэсир калдыра. Яңа бинаны ачу тантанасы исә авыл халкы өчен гомумән онытылмаслык булды....

Моңа әле күз дә ияләнми, без күрергә гадәтләнмәгән күркәм манзара ачылып, үзеңне ничектер башка дөньяга килеп кергәндәй хис итәсең. Тимершык авылының иң биек җирендә төзелгән мәктәп таң беленеп килгән, әле урам утлары сүнмәгән эңгер-меңгердә әнә шундый гаҗәеп тәэсир калдыра. Яңа бинаны ачу тантанасы исә авыл халкы өчен гомумән онытылмаслык булды. Тимершыклыларны бәйрәм белән котларга район һәм республика министрлыклары җитәкчеләре килгән иде.

-Дөрестән дә, Яңа ел башы бик күркәм. Безнен күптәнге хыялыбыз тормышка ашты. Тиешле таләпләргә җавап бирмәгән мәктәпнең берсе Тимершык авылында иде,- дип сөйләде тантанада Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов.- Авылда яңа йортлар төзелә, яшь гаиләләр күбәя, балалар туу елдан-ел артып бара. Шуларны исәпкә алып, Президентыбыз һәм Хөкүмәтебез Тимершыкта мәктәп төзергә рөхсәт иттеләр. Төзелешкә "РАФФ+" компаниясе алынды һәм объектны сафка бастырганчы эшне үз табышлары хисабына алып барды. Мәктәпне кыска арада төзелде дип әйтәсе килә, эш башында ук финансланса, күптән ачылган да булыр иде. Ничек кенә булмасын, безнең, авыл халкының күптәнге хыялыбыз тормышка ашты. Барыгызның да шатлыгын уртаклашам. Төзүчеләргә сыйфатлы эшләгәннәре өчен зур рәхмәт. Мәктәп балалар белән тулып торсын. Инде хөрмәтле укытучылар яңа бинада укучыларга белем бирүдә тырышлыкларын тагын да арттырсыннар, балаларыбыз дөнья алдында данлы булсын иде.

Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов та куанычын яшермәде.

-Шушы бинага караганнан соң, күңел сөенә. Ни әйтсәң дә, республикабызның киләчәге мәгариф системасы кулында. Үсеп килүче балаларыбызга заманча шартлар тудырмасак, алардан тиешле нәтиҗә дә көтә алмыйбыз Шуңа күрә бу өлкәдә күп эшләнә. мәктәпләр ремонты өчен генә дә ел саен ике миллиард ярым сум бирелә. Мәгариф - республика җитәкчелеге иң алгы планга куеп эшли торган юнәлешнең берсе. Сабада моны аеруча яхшы аңлыйлар һәм үрнәк итеп куярлык эш күрсәтәләр. Белем бирү сыйфаты буенча алдынгыларның берсе булып торасыз. Шуңа быел планнар зур, республика укытучыларын сезгә алып килеп, август киңәшмәсе үткәрмәкче булабыз. Очрашырбыз, карарбыз сезнең тәҗрибәне, эш нәтиҗәләрегезне башка районнарга да күрсәтәсебез килә. Мәхәббәт бина һәрвакыт шау-гөр килеп торсын иде,- дип сөйләде министр.

Олысын-кечесен үзенә тарткан бинада җитәкчеләрнең теләкләре үтәләчәгенә шик юк. Бу бинада "3"кә укуы оят һәм спорт залында күнегүләр үткәргән укучыларны җиңү кыен булачак. Төзүчеләргә, маладис. Энгель Фәттахов мәгариф объектлары төзүдә зур хезмәт куйганы өчен "РАФФ+" төзелеш оешмасы җитәкчесе Фарис Мохтаровка министрлыкның Мактау грамотасын һәм, тантанага буш кул белән килмәгәнлеген әйтеп, мәктәпнең математика кабинетына җиһазлар алу өчен сертификат тапшырды. 2014 ел мәгарифтә математика елы булачак. Э.Фәттахов шул уңайдан республиканың барлык база мәктәпләренең математика кабинетлары да заманча җиһазланачагын белдерде.

Тимершыкта 87 еллык тарихы булган мәктәпнең нинди яңарыш кичергәнен авыл халкы эчкә кергәч күрде. Бина 160 укучыны сыйдырырлык якты кабинетлары, ашханәсе булган белем йортыннан тыш, 60 урынлы балалар бакчасын, иркен спорт залын, медпунктны да үз эченә ала. Барлык шартлар да тудырылган, озынайтылган көн төркеменә йөрүчеләр өчен йокы бүлмәсенә кадәр бар.

Төзүчеләр кулыннан символик ачкычны кабул итеп мәктәп директоры Илгизәр Дәүлиев күрсәтелгән ышанычка коллективның белем алуда яңа үрләр яулау белән җавап бирәчәгенә ышандырды. Класс-кабинетлар белән танышып йөргәндә укучылар җитәкчеләрнең "Йә, ничек, ошыймы соң?" дигән сорауларына бертавыштан "Әйе, бик ошый" дип җавап бирделәр.


Нурхан Дәүләтов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев