Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

ТОРМЫШ ЯМЕ – РИЗЫК БЕЛӘН

Район кулланучылар җәмгыятенең Саба "Аш-су" җәмгыяте базасында "Татпотребсоюз" идарәсенең 2011 елгы эшчәнлегенә нәтиҗә ясауга һәм агымдагы елга бурычлар билгеләүгә ба­гышланган семинар-киңәшмә булды.

Республика­ район­на­рының җәмәгать туклануы предприятиеләре ди­ректорлары һәм җи­тештерү бүлеге мөдир­ләренең үзара хезмәт тәҗрибәсе уртаклашуы "Таң" кафесында башланды. Кырык кешене бер­ләштергән "Аш-су" җәмгыятенең эшчәнлеге белән җитәкчеләре Әл­физә Исламова таныштырды. Зур булмаган коллективның уртак тырышлыгы белән былтыр 27 миллион сумлык хезмәт күрсәтә алулары, әлбәттә, соклану уятты. Әлфизә Исламова: "Сере гади: продукциянең 95 проценты үзебезнең цехларда җитештерелә",- дип җавап бирде.

Җәмгыятьнең кулинария, райпоның икмәк кибетләрендә булганнан соң, тәҗрибә уртаклашу "Икмәк" җәмгыятендә дәвам итте. Биредә дә семинар кунакларын пекарняда җитештерелгән икмәк-булка, кондитер әйберләреннән, камыр ризыкларыннан, унга якын төрле тортлардан булдырылган­ бай күргәзмә каршы алды. Аннары ипи пешерү, токмач, пилмән ясау, балык ыслау цехларында булдылар, пекарняда җитештерелгән про­дукцияләр сатыла торган кибет эшчәнлеге белән таныштылар. (Дәвамын газетадан укый аласыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X