Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Төркия Президенты гафу үтенергә җыенмый

Төркия Президенты Реджеп Тайип Эрдоган илнең Хәрби һава көчләре Россиянең Су-24 бомбардировщигын бәреп төшергән өчен гафу үтенергә җыенмый.


Ил Президенты бу хакта Американың CNN телекомпаниясенә сөйләгән. "Минемчә, гафу үтенергә тиеш ил булса да, бу без түгел. Безнең һава киңлеген бозучылар гафу үтенергә тиеш тә", - дип китергән ТАСС агентлыгы Төркия лидеры сүзләрен.

Исегезгә төшерәбез: Төркиянең F-16 истребителе сишәмбе көнне Россиянең Су-24 бомбардировщигын бәреп төшерде, Әнкара раслаганча, ул Сүрия чигендә илнең һава киңлеген бозган.

РФ Оборона министрлыгы белдергәнчә, Су-24 бары Сирия территориясендә генә очкан һәм "Төркиянең һава киңлеге бозылмаган". Россия Президенты Владимир Путин бомбардировщикка һөҗүм Россия-Төркия мөнәсәбәтләре өчен "җитди нәтиҗәләргә" китерәчәк дип кисәтте.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев