ТУГРЫЛЫКТА СЫНАЛУ
Узган атнада Ике басу Арташ авылы янындагы урманда районыбыз өчен генә түгел, республикада да моңарчы күрелмәгән чара - ау этләре бәйгесе үткәрелде. Профессиональ аучылар үзләренең тугрылыклы дусларын ярышка Россиянең барлык төбәкләреннән дә диярлек, хәтта Украина, Белоруссия, Молдовиядән дә алып килгәннәр иде. Иң ышанычлы ау эте рус-европа токымлы 150гә якын лайка...
Узган атнада Ике басу Арташ авылы янындагы урманда районыбыз өчен генә түгел, республикада да моңарчы күрелмәгән чара - ау этләре бәйгесе үткәрелде.
Профессиональ аучылар үзләренең тугрылыклы дусларын ярышка Россиянең барлык төбәкләреннән дә диярлек, хәтта Украина, Белоруссия, Молдовиядән дә алып килгәннәр иде. Иң ышанычлы ау эте рус-европа токымлы 150гә якын лайка (барысы 26 команда) арасында ачыкланды. Ярышларны ачу тантанасында Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, башкарма комитет җитәкчесе Равил Гасыймов, ТР Дәүләт Советы депутаты Генар Газизов катнашты. Оештыру комитеты рәисе С.Добролинский билгеләп үткәнчә, әлеге бәйге - республика күләмендә зур вакыйга һәм аның легендар Саба урман хуҗалыгы биләмәсендә үтүе очраклы түгел. Биредә кунакларны каршылый һәм ярышка әзерләнә беләләр. Рәис Миңнеханов үзенең чыгышында районда ау хуҗалыгын үстерү юнәлешендә мәгълүм эш башкарылуын билгеләп үтте. "Ярыш өчен дә барысын да эшләргә тырыштык. Килеп бетмәгән җирләре булса, кичерерсез",- диде Рәис Нургали улы һәм ярышта катнашучыларның барысына да уңышлар теләде. Смоленск вәкиле Г.Новиков чыгыш ясап, "Растяжка" клубы исеменнән алып килгән телевизорның кабанны җиңгән парлы лайкага биреләчәген игълан итте.
Баш эксперт И.Филипповның сүзләренә караганда, рус-европа токымлы ау этләре хуҗасына актив бирелгәнлеге белән аеруча танылган. Алар тайга хуҗасына каршы сунар вакытында еш кына аучының гомерен дә саклап кала. Ә ярыш вакытында лайка аюга каршы берүзе ун минут каршы тора алса, ягъни аңа бер метр да читкә китәргә ирек бирмәсә, хуҗасын каты өреп чакырса һәм шуның өстенә табынының иң авырткан җиреннән тешли дә алса - бу бик югары балл дигән сүз. Ә ярыш өчен китерелгән аю (рәсемдә), гәрчә чылбырда булса да, бик бирешергә охшамаган иде. Кабанга ау өчен исә этләргә чынбарлыкка туры килердәй шартлар тудырылганын күрдек. Дүрт гектарлы участокта лайка да, аның корбаны да ирекле хәрәкәт иттеләр.
(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз).
Ф.Хәмитов.
Н.Дәүләтов фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев