Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

УҢАЙЛЫЛЫК ҖИҢЕЛ КИЛМИ

Хәзер һөнәри бәйрәм­нәрдә дә сабантуй төсмере бар.

Һәрхәлдә мартның өченче якшәмбесенә туры килгән торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтчәннәре көнен Саба һәм Шәмәрдән күптармаклы җитештерү предприятиеләрендә зурлап билгеләп үтәләр. Бәйрәмнәрендә сабантуй йә булмаса спартакиада рухы нык сизелә. Шәмәрдәндә, мәсәлән, бу чара узган атнада ук үткәрелгән, алдынгылар бүләкләнгән. Һөнәри бәйрәмгә хезмәт уңышларын барлау ике коллектив өчен дә күптәнге күркәм традиция. Саба күптармаклы предприятиесенең узган елгы эш нәтиҗәләре шушы көннәрдә Саба муниципаль районы башлыгы Р.Миңнеханов катнашында узган күмәк җыелышта да ачык чагылыш тапкан иде. Тулаем алганда, хисап чоры уңай күрсәткечләр белән характерлана. Шушы кышкы өч айда 22527 квадрат метр мәйданнан 1072 рейс кар чыгарылуы зур сан. Ел дәвамында Сабада гына да 15200 кубометр чүп чыгарылып, полигонга урнаштырылган. Иң мөһиме, әлбәттә, җылылык һәм су. Аларын былтыр кулланучыларга 493,7 мең кубометр һәм 7268 Гегакалория биргәннәр. Ел дәверендә канализация челтәре аша 116,1 мең кубометр су чистартып чыгарылган. Ә төзекләндерү буенча башкарылган эшләр исә халыкның күз алдында. Коллектив өчен быел яшелләндерүнең төп максаты - май башларына орлыкларын утыртып бетереп, Сабантуйга Сабаның үзәк урамнарын шау чәчәккә күмү. (Дәвамын газетадан укый аласыз).

Ф.Мәүлетов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined

2
X