Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ватанны саклаучылар көне белән!

Кадерле ир-егетләребез! Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы һәм Кораллы Көчләр ветераннары!

Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты исеменнән сезне Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәбез! 23 февраль - илебезнең иминлеген яклаучы һәм көч-куәтен ныгытучы, кыю, көчле ихтыярлы, нык рухлы кешеләр бәйрәме. Бу көнне без сугыш авырлыкларын иңнәрендә күтәргән буын вәкилләрен, бүген Ватаныбыз сагында торучыларны, армия сафларында хезмәт итеп кайткан егетләребезне һәм аларның сафларын тулыландырырга әзер торучыларны, гомумән, бурычка тугрылыкны һәрвакыт изге санаучыларны хөрмәтлибез. Без аларга карап сокланабыз, Ватаныбыз тарихының героик сәхифәләре белән чиксез горурланабыз, әтиләребез һәм бабаларыбызның батырлыклары турындагы якты хатирәләрне ядкарь итеп саклыйбыз. Бөек Ватан сугышы ветераннарына аеруча зур рәхмәтләребезне белдерәбез. Сез зур хөрмәт-ихтирамга лаек һәм яшь буын өчен кыюлык, Ватанны чиксез ярату үрнәге. Бәйрәм белән сезне, кадерле ветераннарыбыз, Ватанны саклаучылар! Сезнең барыгызга да ныклы сәламәтлек, бары тик тыныч тормыштагы җиңүләр һәм казанышлар гына телибез.

Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X