Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Якташыбыз истәлегенә

Инде хәбәр иткәнебезчә, узган шимбәдә Саба спорт комплексында татар милли көрәш федерациясендә башкарма директоры булып эшләгән, моннан бер ел элек - 2010 елның 29 ноябрендә арабыздан киткән якташыбыз Наил Хәмидуллин истәлегенә 1994-1995 елларда туган үсмерләр арасында көрәш турниры үткәрелде.

Бәйгедә күрше-тирә районнардан, Алабугадан, Казаннан, хәтта Мари Иле Республикасыннан килгән 100дән артык үсмер катнашты. Наил Хөснулла улы Хәмидуллинның исеме райондашларыбызга яхшы таныш. Аның турында башка төбәкләргә килгән көрәшчеләргә дә ярышларны ачу тантанасында тулы мәгълүмат бирелде. Район яшьләре эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы урынбасары Рәшит Кәримов Наил Хәмидуллинның тормыш юлы белән таныштырды. Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Р.Гасыймов та турнирда катнашучыларны тәбрикләү чыгышында аның исемен ихтирам белән искә алды. Якташыбыз аның истәлегенә багышлап бәйгеләр уздырырга лаеклы тормыш юлы узган шәхес. Тумышы белән Алан-Елга авылыннан булган Наил Хәмидуллин егетләрнең күпчелеге кебек үк кечкенәдән спорт белән шөгыльләнгән, Сабантуй мәйданнарында көрәшкән. Гомеренең 33 елын исә химия заводларында янгын иминлеген тәэмин итү хезмәтенә багышлаган, 40тантан артык рационализаторлык тәкъдиме белән чыккан, полковник дәрәҗәсенә күтәрелгән. Республиканың "Динамо" спорт җәмгыяте башлыгы урынбасары булып эшләгәч, соңгы елларда татар милли көрәш федерациясендә башкарма директор булды. Милли спорт төрендәге зур үсеш әлеге оешманың җитәкчесе, Татарстан вице-премьеры Марат Әхмәтов белән бәйле. Әмма бу эшләрне башкару Наил Хәмидуллин күпчелек җилкәсендә булды. Башкарма директор кайда ничә келәм булуын гына түгел, һәр райондагы көрәшчеләрне дә исемләп белә иде. Хәтта район башлыкларының да игътибарын милли көрәшкә бора алды. Аны исә барысы да туры сүзле, гадел һәм таләпчән кеше буларак белде. Милләт һәм көрәш дип янып йөргән якташыбызның йөрәге дә эш урынында, ягъни көрәшкәндә туктаган. Наил абыйның хатыны Камәрия ханым үзенең чыгышында әйткәнчә, "Милли көрәш 2000 елда соң аның гомерлек тормыш рәвешенә әйләнде. Ул үзенең җитәкчесенең идеяләрен төгәл, җиренә җиткереп үтәүне максат итеп куйды һәм соңгы ун ел эчендә милли көрәш федерациясендә кайнады һәм шул чорда башкарган эшләре бер кеше гомеренә дә җитәр иде кебек. Милли көрәш ул - халыкның рухы, сәламәтлеге дигән сүз, милләт яши дигән сүз, димәк яшәргә хокуклы". (Дәвамы "Саба таңнары"нда).

Ф.Мэулетов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X