Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яшәешебез сорауларда чагылды

Балаларга - уен, олысына-кечесенә спорт мәйданчыклары, яшьләргә күңел ачу комплекслары, рестораннар

31 гыйнварда Саба шәһәр җирлеге гражданнары җыенында бирелгән сорауларның әнә шундый эчтәлектәгеләре дә байтак иде. Бу исә халыкның тормыш ихтыяҗлары үзгәрә баруы турында сөйли.

Чыннан да, Саба шәһәр җирлеге башлыгы урынбасары Р.Хәсәнов чыгышыннан күренгәнчә, былтыр да җирле әһәмияткә ия мәсьәләләрне хәл итү юнәлешендә күп эшләнгән. Әйтик, юлларны тәртипкә китерү өчен - 87,9 миллион, төзекләндерүгә 5,78 миллион сум акча тотылган. Барысы 8539 квадрат метр торак файдалануга бирелгән. Авария хәлендәге йортлардан 19 гаилә күченгән. 2011 елда үткәрелгән җыенда күтәрелгән сорау-тәкъдимнәрнең дә күбесе хәл ителгән. Мисалга, хастаханәдә УЗИ кабинеты табибы ялда чагында аны вакытлыча алыштыручы белгеч билгеләнгән, түләүсез массаж кабинеты да эшли башлаган. Җыенда быел күтәрелгән сорауларга җавап биреп, Саба муниципаль районы башлыгы Р.Миңнеханов аларың берсен дә игътибарсыз калдырмады. Шулай да быел төп бурыч урамнарны асфальтлап бетерү икәненә басым ясады. Быелгы сезонда әлеге эшне башлау өчен былтыр бүленгәннән калган акча булуы куандыра. Ә урамнарны тулысынча асфальтлау өчен яңадан 70 миллион сум акча кирәк булачак.

Тагын бер зур хыял - Мәктәп урамын яңадан асфальтлап чыгу", -диде район башлыгы. Шулай ук тротуарлар салу мәсьәләсендә язмача алынган сорауларга да уңай җавап бирде. Базар урамына (Муса Җәлил урамы - ред.) җәяүлеләр сукмагы булдыруны быелгы төзекләндерү планына кертергә кушты. Басмалар кирәк урыннарда да, быел ук булмаса, алдагы елда эшләр алып барылуы көтелә. Балалар һәм спорт мәйданчыкларына килгәндә, "Бәләкәч" бакчасы янында волейбол, футбол кыры булдыру планлаштырыла. Балалар мәйданчыклары ясауда шәхси эшмәкәрләрнең дә өлеш кертә алулары турында әйтелде. Яшьләр өчен күңел ачу комплексы булдыруга (әйе, шундый сорау бар иде һәм моны район җитәкчеләре бильярд, боулинг заллары дип кабул итте) исә коммерсантлар алынса гына иде. Бюджет чыганакларына андый төзелеш алып бару турында уйларга да ярамый.

Җыенда халык белән сөйләшү барышында күп балалы гаиләләргә бушлай җир кишәрлеге бирү мәсьәләсендә дә җитди аңлашу булды. (Дәвамы "Саба таңнары"нда).

Ф.Мәүлетов.

Н.Дәүләтов фотосурәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Жэмгыять