Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Язгы ташу вакытында Татарстанның 6 муниципаль берәмлегенә су басу куркынычы яный

Биредә кар запаслары максималь күзәтелә

Язгы ташу вакытында су басу очраклары мөмкин булган зоналарга республиканың Арча, Аксубай, Яшел Үзән, Питрәч, Чистай муниципаль районнары һәм Казан шәһәре керә. Биредә кар запаслары максималь күзәтелә.

Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында Татарстанда язгы ташуны бәла-казаларсыз уздырып җибәрүгә багышланган чаралар турында брифингта ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Николай Суржко хәбәр итте. Бу вазгыять уңаеннан, ул әлеге муниципаль берәмлекләрнең җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, су басу куркынычы янаган торак пунктларда җирле торак-коммуналь, юл, энергетика, санитария-эпидемиология хезмәтләренең язгы ташуга әзерлегенә аерым игътибар юнәлтү заруриятен искәртте.

Киңәшмәдә шулай ук Россия экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге буенча федераль хезмәтнең (Ростехнадзор) Идел буе идарәсе баш дәүләт инспекторы Рамил Гайнетдинов, "Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе" федераль дәүләт бюджет учреждениесе җитәкчесе Сергей Захаров, әлеге идарәнең гидрология бүлеге җитәкчесе Алексей Соколов катнашты.

Николай Суржко сүзләренә караганда, язгы ташуның актив фазасы вакытында республиканың 28 районындагы 60 кече елгасында, 26 районындагы начар хәлдәге 38 буасында, 34 муниципаль районындагы потенциаль яктан куркыныч булган 103 буасында тәүлек буе суның биеклеген үлчәү белән шөгыльләнә торган вакытлы 202 пост булдыру күздә тотыла. Бүген исә су басу куркынычы янаган зоналарда халыкка ашыгыч рәвештә хәбәр бирү системасы эшчәнлеге тикшерелә. Республикада язгы ташуга әзерлек чорында гидротехник корылмаларны төзекләндерү, елга үзәннәрен чистарту һәм тирәнәйтү, ярларны ныгыту, су үткәргеч торбаларны чистарту һәм рәткә китерү буенча киң күләмле эшләр башкарылган.

Николай Суржко билгеләп үткәнчә, язгы ташуга әзерлек чараларын үткәрүгә бүлеп бирелгән акча күләме, узган ел күрсәткечләре белән чагыштырганда, нигездә, үзгәрмәгән. Шулай да, су үткәргеч торбаларны төзекләндерү һәм урнаштыруга быел зуррак сумма бирелгән. Ә менә ярларны ныгыту һәм елга үзәннәрен чистарту эшләренә бирелә торган акча күләме кимегән.

ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары сүзләренә караганда, республика су объектларының боз тыгылу куркынычы булган 39 участогында, шул исәптән Сөн, Ык, Минзәлә, Зөя, Мишә һ.б. елгаларда, боз шартлату эшләре башкарылачак. Март аенда гомуми күләмнәре 1 миллион куб булган 47 буаны тикшерү тәмамланачак, дип сөйләде чыгыш ясаучы.

Гаддәттән тыш хәлләр ведомствосы вәкиле муниципаль берәмлекләр җитәкчеләренә язгы ташуга комплекслы әзерлек чараларын мөмкин кадәр тизрәк төгәлләү кирәклеге турында әйтте. Моңа йөзү өчен каралган чараларны, инженерлык, юл-төзелеш һәм башка кирәкле техниканы әзерләү; канализацияләрне, су агызып җибәрү канауларын чистарту, күперләрне тикшерү һәм ныгыту эшләрен башкару керә. Моннан тыш, Николай Суржко торак пунктларны янгын куркынычсызлыгына тикшерү, янгын техникасы, җиңел моторлы йөзү чаралары белән тәэмин итү һәм халык белән эшләү заруриятен дә ассызыклады.

Ләйсән Исхакова

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев