Саба таңнары
  • Тат Лат
  • Йомырка сатып сигез кыз үстергән [+фото]

    Сигез кыз бала табып үстергән Тәскирә апа Һадиеваның капкасын кактым. Мөлаем йөзле, сиксән алтынчы яше белән барса да җегәрле, йөзеннән нур сирпеп торучы әбекәй ишекне ачты.

    -Тавыкларыма җим сибәргә чыгып бара идем, - диде ул.

    Йорт-җире ялт итеп тора, өстәле тулы сый-нигъмәт. Аш-су бүлмәсендә бер кочак гәҗит өелгән.

    -Әллә гәҗит тә укыйсыңмы, - дим.

    -Укымый ни, дүрт төрлене алдырам, яңалыклар беләсе килә бит. Хат ташучының килгәнен көтеп кенә торам. Ашар алдыннан килсә, ашавым-ашау түгел, башта тиз-тиз генә карап чыгам, аннан соң иркенләп укыйм, - ди гәҗитләрен сыпырып.

    Алан-Елга авылында үскән кыз Мичән­баш авылыннан Зөфәр белән гаилә кора. Тегермәнче ире белән күченеп Туктар, Тенеки авылларында да яшәргә туры килә үзләренә. Бер-бер артлы сигез кыз бала та­ба Тәскирә апа. Берсеннән-берсе матур исемнәр кушалар - Гүзәлия, Гөлфия, Рузалия, Фирая, Рушания, Вәсилә, Дамирә, Дания.

    -Бишенчесенә дә кыз булгач, иремнән уңайсызланып, һаман кыз табып ят инде, дип куйдым үзем дә сизмәстән. Зөфәр шунда ачуланды, башка беркайчан да алай диясе булма, исән-сау булсыннар дип телә диде, - дип искә ала балалар үстергән чорларын. Ә ул елларда бүгенге кебек өйгә су да кермәгән, мичне дә утын ташып җылытасы, сигез кыз баланың итәк-күлмәген юу, дистәләгән оек-бияләй бәйләүне, көнаралаш алты-җиде ипи салуны әйтеп тә торасы юк. Абзар тулы мал-туар, кош-корт. Мәшәкате булса да, ярый әле алар бар. Тәскирә апа да шулай ди:

    -Тавык кетәклегеннән йомырканы бөр­текләп җыям да, Казанга сатарга алып барам. Монда дистәсе алтмыш җиде тиен, ә шәһәрдә бер сум илле тиенгә сатам, аерма зур бит. Шуннан ул акчага балаларга кием-салым җыям. Чемоданга 320шәр йомырка салып барган чаклар да булды.

    Кызларына рәхмәт укып яши ана кеше. "Бер авырлык китермәделәр, йөземне кызартмадылар", - ди. Сигез кыз да югары белем алган, тормышта үз урыннарын тапканнар. Әниләрен оныклар белән куандырганнар. Олы кызы - Гүзәлия Арча районы Түбән Курса авылында яши, авыл хуҗалыгында хисапчы хезмәтендә эшләгән. Гөлфиясе үзебезнең "Шатлык" балалар бакчасында балалар тәрбияләгән, Рузалиясе Юлбатта яши, хисапчы булып эшләгән, Фираясе пешекче һөнәрен үзләштергән, Казанда яши, Рушаниясе дә хисапчы, Дамирәсе Казанда трамвай депосында инженер, Даниясе районда "Линда" оешмасы директоры. Алтынчы кыз - Вәсилә башкаланың уникенче хастаханәсендә эшли, "Татарстанның атказанган табибы".

    -Кызлар музыка белән кызыксынгач, баян сатып алган идек. Шул аягына төшкән. Аягыңның ник авыртканын да белми торып, баян уйнап утырып булмас диде дә медицина буенча укырга китте, - ди ана кызларының белем алуына горурланып.

    Тәскирә апа сигез кыз үстергәч шуның кадәр кияүле дә булган бит әле!

    - Кияүләрем дә әйбәт булды, тормышымнан бер дә зарланырлык түгел, әлхәмдүлилләһ. Башкаларга да шундый бәхет телим. Аналарны олылаган кеше беркайчан да түбәнлеккә төшмәс, - дип изге теләкләрен җиткерде әби.

    Аллаһ Тәгалә дә өч кыз үстергән әниләргә җәннәт вәгъдә итә, диелә хәдисләрдә. Ә Тәскирә апа мең мәртәбә лаек. Хәер, әнкәйләрнең һәммәсе дә җәннәтле булсын иде. Фани дөньяда да, ахирәттә дә җәннәт тормышына лаек алар. Әниле булу барыбызга да рәхәт. Һәм бу бәхет һәркемгә язсын.

    Замирә Сәмигуллина.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: