Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

ЮХИДИ инспекторлары күзгә күренмәскә әйләнәчәк

2016 елда ЮХИДИ инспекторлары юлларда махсус билгеләре булмаган гади автомобильләрдә патрульгә чыга алачак.


- Мондый автомобильләр өчен махсус стандартлар кертеп, без әлеге чараларга әзерләнәчәкбез. Булдырып чыгарбыз, дип ышанам, - дип белдерде Россия Эчке эшләр министры урынбасары Виктор Кирьянов. Аның фикеренчә, ЮХИДИ хезмәткәрләре кулланачак машиналарда утлы-график индикация булмаячак. Тик шуңа да карамастан, алар видеорегистрация җайланмалары белән тәэмин ителәчәк. Мондый машиналарда махсус форма кимәгән ЮХИДИ инспекторлары утырачак.

Виктор Кирьянов мондый патрульләргә ихтыяҗның күптәннән булуын ассызыклый. Чөнки махсус машиналарда гына юл кагыйдәләрен бозучылар белән нәтиҗәле көрәшергә мөмкин түгел. "ЮХИДИ машинасын күргәч үк, машина йөртүчеләр үзләрен юлда кагыйдәләр таләп иткәнчә тота башлый. Тупаслык, машинаны агрессив рәвештә йөртүне билгеләү кыенлаша", - ди ул.

Мондый "күзгә күренмәс" инспекторлар дөньяның күп кенә илләрендә, шул исәптән АКШ, Европада да уңышлы гына эшли икән. Белгечләр, юлларда эш киеменнән булмаган ЮХИДИ хезмәткәрләре пәйда булу бары тик уңай тәэсир ясаячак, дип уйлый.

Август аенда Мәскәүнең ЭЭМ баш идарәсе башлыгы Анатолий Якунин башкалада ОМОН солдатлары булган Дәүләт автоинспекциясенең махсус ротасы барлыкка киләчәге турында игълан иткән иде. Бу рота тәрәзәләре караңгылатылган автомобильләрне, тизлекне арттырган, ялган номер куйган йөртүчеләрне ачыкларга тиеш булачак. Әлеге махсус төркем белгечләре автомобильләрне шартлаткыч, наркотик маддәләрне, коралны ачыклау максатыннан тикшерү хокукына да ия булачак. Яңа бүлеккә автомобильләр белән беррәттән мотоцикллар да тапшырылачак. Һәр экипажны ике ОМОН вәкиле озатып барачак. Махсус рота машиналарында видеорегистраторлар да урнаштырылачак.

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев