Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Закирә Нәзирова һәм Бибиниса Бариева 95 яшьлек юбилейларын билгеләп үттеләр [+фото]

Районыбызда тугыз дистәне түгәрәкләгән 92 ветеран яши.

Хәзерге көндә Закирә Нәзирова - Эзмә, Бибиниса Бариева Олыяз авылының иң өлкән кешеләре булып саналалар. Акъәбиләргә 1 июльдә һәм 30 июньдә 95 яшь тулды. Шушы истәлекле көннәре уңаеннан ветераннарны Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңннеханов, башкарма комитет җитәкчесе Равил Гасыймов котлады. Алар икесе дә - күпне күргән өлкән буын кешеләре. Закирә Нәзирова сугыш елларында авыл Советы рәисе булып та эшләгән, ире Әмин белән ике ул, биш кыз тәрбияләп үстергән. Аңа әле 95не бирерлек тә түгел. Зиһене элеккәчә диярлек, күзлексез газета укый, яхшы ишетә. Җорлыгын да югалтмаган. Рәис Миңнеханов, монысы Путин бүләге, дип Россия Президентының Котлау хатын тапшыргач та: "О, минем дус ул. Беркайчан да бүләксез калдырмый",- дип шаяртты. Аннары җитдиләнеп ил-көнгә иминлек, кешеләргә саулык теләде. Ветеранны авыл җирлеге Советы, хуҗалык җитәкчеләре дә котлады.

Сугыш вакытында тракторда да эшләгән, окоп казуга да барган Бибиниса Бариеваны да юбилее белән котларга килгәч, оныклары бакчадан эзләп алып керделәр. Баксаң, 1918 елгы әби онытылып чүп утап йөри икән! Сәламәтлегенә күз тимәсен! Акъәби Приморьеда хезмәт итүче оныкчыгы Илмирне көтеп алу турында хыяллана. Барысының теләкләре кабул булсын иде.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X