Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Законлылык сагында

Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан законлылыкны тәэмин итү өлкәсендә эшчәнлекләре турында сөйләнеп үтенеп, Саба районы прокуроры Р.Сәлахов белән әңгәмә кордык.

- Рөстәм Фәһимович, Саба районында күптән түгел генә эшли башладыгыз. Шуңа күрә сүзне иң элек үзегез белән таныштырудан башлыйк әле.

- 1977 елның 22 гыйнварында Яр Чаллы шәһәрендә тудым. 1999 елда Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамладым. Шул ук елны Бөгелмә шәһәре прокуроры ярдәмчесе вазифасында хезмәт эшчәнлегемне башладым. Аннары Татарстан Республикасы прокуратурасының салым һәм финанс законнарының үтәлешенә күзәтчелек итү бүлегендә прокурор, өлкән прокурор булып эшләдем. Сабага исә республика прокуроры ярдәмчесе вазифасыннан килдем. Ягъни Россия Федерациясе Генераль прокурорының 2011 ел 7 сентябрендәге 716нчы боерыгы нигезендә Саба районы прокуроры итеп билгеләндем. Гаиләлемен. Хатыным Венера Ләбиб кызы белән ул һәм кыз үстерәбез. Кыскача, үзем хакында шуларны әйтә алам.

- Белгәнебезчә, прокуратура эшчәнлегенең юнәлешләре күпкырлы һәм киң колачлы. Прокуратура хезмәткәрләре тормышның барлык өлкәләрендә дә законнарның үтәлешенә күзәтчелек итәсез. Хокук бозуларны, җинаятьчелекне кисәтәсез, дөреслек эзләп кая барып сугылырга белми йөргән гражданнарга да беренчеләрдән булып ярдәмгә киләсез. Прокуратураның 2011 елда менә шушы юнәлештә эшчәнлеге нәтиҗәләре белән таныштырып китсәгез иде.

- Чыннан да, 2011 елда район прокуратурасы РФ Генераль прокуроры боерыклары таләпләре нигезендә күзәтчелек эшчәнлегенең барлык юнәлешләрендә мәгълүм эш алып барды. Нәтиҗәдә районда законлылыкның, хокукый вәзгыятьнең торышына уңай йогынты ясалды. Системалы үткәрелгән тикшерүләр барышында закон таләпләрен бозуларның 1557 очрагы ачыкланды. Аларның күпчелеге, ягъни 1227се, сез әйткәнчә, нәкъ менә гражданнарның ирекләрен һәм хокукларын саклау өлкәсенә туры килә. Шул исәптән кешеләрнең хезмәткә хокукларын бозуларның 872 очрагы ачыкланды. Балигъ булмаганнарның хокукларын бозуларның һәм мәнфәгатьләрен санга сукмауның 77 очрагы буенча чаралары күрелде. Икътисад өлкәсендә закон таләпләрен бозуларның - 248, административ законнарның үтәлмәвенең - 134, әйләнә-тирә мохитне саклау һәм табигый ресурслардан файдалану өлкәсенә кагылышлы законнарны бозуларның 72 очрагы билгеле булды. Әлеге күрсәткечләрнең прокуратура эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге турында сөйли. (Дәвамы "Саба таңнары"нда).

Әңгәмәдәш - Ф.Мәүлетов.

P.S. Яңа җитәкчене коллективның ничек кабул итүенә килгәндә, кабинетына кергәнче үк, ничек соң прокурор, дип кызыксынган идем. "Мактар идек, күз тияр дип куркабыз",- диештеләр. Кыскасы, Р.Сәлахов шәхси һәм һөнәрмәндлек сыйфатлары белән коллективта тиз арада үз кеше булып киткән. Ә хөрмәт һәм абруй һәрвакыт кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев