Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Үзебезнекеләр

"Росгосстрах" иминият җәмгыятенә - 90 ел.

Районыбызның халыкка хезмәт күрсәтүче оешмалары арасында күптән түгел генә барлыкка килгәннәре белән беррәттән, район тарихында үзенең эшчәнлеге белән аерым урын биләгән, бай хезмәт традицияләренә ия учреждениеләрнең күбрәк булуы күңелне сөендерә. Чөнки мондыйлар инде танылган, алар белән хезмәттәшлек итүе җиңел, эш алымнары да һәммәбезгә таныш, якын. Шундый хезмәт коллективларының берсе - җаваплылыгы чикләнгән "Росгосстрах" иминият җәмгыятенең Саба агентлыгы коллективы. Быел 6 октябрьдә агентлыкның баш подразделениесе - Россия дәүләт иминиятенең (Росстрах) оешуына 90 ел тулды. Әлеге дата уңаеннан без Саба агентлыгы җитәкчесе, Саба муниципаль районы Советы депутаты З.Иксанова белән әңгәмә кордык.

- Зөлфирә Котдусовна, әңгәмәбезне традицион сораудан башлыйк әле. Юбилейга сез җитәкләгән хезмәт коллективы нинди уңышлар белән килә?

- Кырык хезмәткәрне берләштергән коллективыбыз бүген райондагы физик затларга һәм йөзләгән юридик затларга заман таләпләренә җавап бирерлек иминият хезмәте күрсәтә. Алар арасында төрле һөнәр ияләре, милек хуҗалары бар. Әмма безнең төп максат - һәр иминиятләнүчегә аңа уңайлы шартларда, гадел, оператив һәм культуралы хезмәт күрсәтү. (Язманың тулы вариантын "Саба таңнары"ннан укырга мөмкин).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев