Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Зиратка манара куелды

20 июнь көнне җомга намазы алдыннан Сабаның Тимершык ягындагы зират йортына айлы манара куелды. Әлеге саваплы эш Сабада яшәүче Рәшит Минапов тырышлыгы белән башкарылды. Рәшит абый инде шактый еллар Сабаның ике зиратында да мәет җирләү кирәк-яракларын, зираттагы эш коралларын тәртипләп тора, яз-көз айларында өмәләр оештыруда башлап йөри. "Зират йортына ай...

20 июнь көнне җомга намазы алдыннан Сабаның Тимершык ягындагы зират йортына айлы манара куелды. Әлеге саваплы эш Сабада яшәүче Рәшит Минапов тырышлыгы белән башкарылды. Рәшит абый инде шактый еллар Сабаның ике зиратында да мәет җирләү кирәк-яракларын, зираттагы эш коралларын тәртипләп тора, яз-көз айларында өмәләр оештыруда башлап йөри. "Зират йортына ай куйдыру хыялы белән күптән йөри идем инде,-ди Рәшит абый.1977 елда булдырылган зират бу, беренче мәрхүм биредә ноябрь аенда җирләнгән. Хәзер биредә 700ләп кабер бар. Соңгы вакытта аларның исәбен алып, һәр кешенең кайда җирләнгәнлеген белдерүче исемлек булдыру белән мәшгуль булдык. Зираттагы тактадан эшләнгән йорт та (анда кабер казу кирәк-яраклары саклана) тузып килә иде. Аны да калай белән тышлап куйдык. Материалларны юнәтүдә эшмәкәр Илнур Мөбәракҗанов бик булышты. Гомумән, бу егетнең ярдәменә бик таянабыз, үз хуҗалыгындагы су мичкәсенә кадәр китереп бирде. Район җитәкчеләре дә һәрдаим ярдәм итеп торалар. Кыскасы, каберстанда бар да тәртип. Кыш өчен дә эш кораллары булдырылды, элекке кебек балта, лом белән кабер казыганыбыз юк, нинди генә туң булса да...Якыннарының, туганнарының каберләренә зыярат кылырга килүчеләр биредән канәгать кайтып китәләрдер дип уйлыйм. Шулай да зираттагы тәртипне булдыру һәркемгә дә кагыла. Мәрхүмнәребезнең рухлары шат булсын, безгә рәнҗеп ятмасыннар". Саба җәмигъ мәчете имамы Илдар хәзрәт Яхин да Рәшит абый фикерен куәтләде: "Сабада зиратларыбыз юлчыларны Казанга бару юлында һәм менә бу көнбатыш якта озатып кала. Ахирәт йорты яныннан үткәндә дөнья сүзләрен сөйләшмәскә, һәм "Әссәламугаләйкем йә, әһлил кубур" (и, кабер әһелләре, сезгә сәлам булсын!) дип әйтсәк зур саваплы булабыз. Зират ул халкыбызның йөзе, күрке. Мәчетләребезгә кем килә кем килми дигәндәй, монда инде беркем дә килми кала алмый,аермасы шунда гына - кайсы зиратка. Бирегә эзне суытмыйк, якыннарыбыз рухына күп итеп догалар кылыйк. Бу гадәткә яшьләр дә иярсен, тамырларыбыз өзелмәсен, буыннарыбыз сынмасын..."-диде хәзрәт һәм сүзен тәмамлаганда, Коръәннән сүрәләр укып, әрвахлар рухына багышлап, дога кылды. Манараны урнаштыру хокукы Саба җәмигъ мәчетенең яшь имамы Алмаз хәзрәт Гаяновка бирелде. Әлеге чарада Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Равил Гасыймов, Саба шәһәр җирлеге башлыгы Расих Хәсәнов, Саба җәмигъ мәчете имамлыгы һәм җәмәгате катнашты.

Илмира Галимуллина.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев