Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Рөстәм Миңнеханов һәм Евгений Дитрих 17 октябрьдә яңартылган Казан – Чаллы трассасын ача

М7 «Волга» федераль трассасының Казаннан Чаллыга кадәрге участогын реконструкцияләү эшләре 10 ел дәвам иткән.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ транспорт министры Евгений Дитрих 17 октябрьдә реконструкциядән соң Казаннан Чаллыга кадәрге М7 «Волга» федераль трассасының соңгы өч участогын ача.

«Татар-информ» агентлыгына ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, биш участокның икесе узган елда файдалануга тапшырылган. 220 чакрым озынлыгындагы дүрт полосалы юл республиканың ике зур икътисади үзәген – Казан һәм Чаллы агломерацияләрен тоташтыра.

«Башкарылган эшләр М7 «Волга» автотрассасының үткәрү мөмкинлеген һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларның иминлеген арттырачак», - дип искәрттеләр министрлыкның матбугат хезмәтендә.

Татарстан транспорт магистраленең Казаннан Чаллыга кадәрге участогын этаплап реконструкцияләү эше 2008 елда башланды. Федераль әһәмияткә ия автомагистраль Россиянең көнбатыш районнарын Татарстан аша Удмуртия, Башкортстан, Урал, Себер һәм Казахстан белән тоташтыра. Трассаның Татарстан чикләрендәге озынлыгы - 430 чакрымнан артык.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/16/173541/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X