Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Уйланырга урын бар

ЯЛГАН АРАКЫДАН САКЛАН!

Бүген табиблар, илебез эчүчелек һәлакәте чигендә тора, дип чаң суга.

Бөтендөнья сәламәтлек сак­лау оешмасы (ВОЗ) мәгълүматларына караганда, Россиядә кеше башына ел саен 18 литр чис­та спирт эчелә. Бу күләмне күзаллау өчен 18 литрны, аракыга әйләндереп, Россиядәге кеше санына тапкырласаң, 6,37 миллион тонна чамасы килеп чыга. Бу - кешене ике тапкыр күмәрлек тирәнлектәге, 1273 километр озынлыктагы елга дигән сүз.

Гомумән, алкогольле продукция сатуны уңышлы барган сәүдә төренә кертергә була. Хәзерге вакытта районыбыз биләмәсендә спиртлы эчемлекләр 145 кибеттә сатыла. Аларның 31е район үзәгендә урнашкан, 114е авылларда эшли. Республика дәүләт алкоголь инспекциясенең мәгълүматыннан күрен­гәнчә, районыбызда быел 9 айда 37,7 мең литр спиртлы эчемлек сатылган. Бу былтыргының шушы чоры күрсәткече белән чагыштырганда 4 процентка кимрәк дигән сүз. Шуңа да карамастан, Арча зонасына кергән 5 район арасында алкогольле эчемлекләр куллану буенча Саба беренче урында кала. Мисал өчен, инс­пекция мәгълүматлары буенча, 1 октябрьгә җан башына сатылган спиртлы эчемлекләр күләме 12,1 литр тәшкил иткән (Чагыштыру өчен: Арча районы буенча әлеге күрсәткеч 11,5 литр, Әтнәдә - 8,6 Балтач районында - 11,0 Теләчедә 9,9 литр). Бу әле район кибетләреннән сатып алынган аракы гына.

(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)

Р.Локманов,

Татарстан дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев