Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Якташлар

Сабадан Фатыйманы эзлим!

Мин сезгә Оренбург өлкәсе Татар Каргалысы авылыннан язам. Яшьлек дустым Фатыйманы табарга булышыгыз әле, зинһар. Мин аны кайлардан гына эзләмәдем инде, арып беттем! Оныкларыма интернет аша да эзләтәм, Мәскәүдә яшәүче сеңлем дә компьютерда утыра, аңа да әйтәм – таба алганнары юк шул әле. Безнең якларга Татарстаннан сабан туйларына да кешеләр килә бит. Бер елны Саба делегациясе дә бар иде. Яннарына барып, дустымның исемнәрен әйтеп, алардан да сораштырып карадым – белмәделәр. Тагын кайлардан, ничек эзләргә аны – мин хәзер белмим дә инде. Шуңа күрә соңгы өметләрем белән сезгә язуым, кадерлеләрем. 

Минем апам белән җизнәм Казанда яшиләр иде. Унтугыз яшемдә аларга кунакка бардым. Шунда җизнәм: “Балдыз, Казанда гына кал, эшкә урнашырсың”, – диде. Аның сүзе белән Горбунов исемендәге заводка барып кердем, эшкә урнаштым, тулай торактан бүлмә бирделәр. Фатыйма белән менә шунда таныштык та инде без. Икебез бер бүлмәгә эләктек тә, бик каты дуслашып киттек. Ул да шушы ук заводта эшли иде. Бу 1968 ел. Тулай торак  Побежимов урамы, 47 нче йортта урнашкан иде. Мин – 1949, Фатыйма 1947 елгы. Ул мине сеңлесе итеп күреп яшәде инде, бик кайгыртты, ашарларга пешереп торды. Казанда яшәгән кыска гына ике елымны бик җылы хатирәләр белән генә истә тотам мин. Андагы ак каеннарны, тирәкләрне күреп ах иткән идем. Бездә бик юк бит андый агачлар менә. Булса да, сирәк кенә. Ә сездә алар куе булып үсәләр, искиткеч матур. Казанның кешеләре дә бик ачык иде. Тулай торакның беренче этажында столовый бар иде. Буфетта какао эчәргә ярата идек, сатучы да бик ягымлы иде. Еш кергәч, аның белән дә танышып беткән идек. Бөтен яклап бар да әйбәт булса да, мин әниемне сагындым. Әни белән әтием дә мине сагынып еладылар. Әле тагын егетем дә шунда иде. Без хат язышып тордык. Мөмкинлек чыккан саен өйгә кайтып, эшләгән бөтен акчамны шушы ике юл арасында йөреп бетерә идем. Түзә алмадым инде, кайтып киттем.

Фатыйманың фамилиясе әллә Садриева, әллә Сабирова иде – төгәл итеп истә калмаган. Саба районының бер авылыннан – авылның исеме шулай ук хәтердә түгел. Алар өч бертуган иде: Фатыйма, Рөстәм һәм әллә Лилия, әллә Ләйлә исемле сеңлекәше бар иде. Ул сеңлекәше мин Казанда булганда ук кияүгә чыккан иде инде. Төпчек булса да, апасы белән абыйсын уздырып, иң беренче булып тормышлы булып куйды ул. Фатыйма мине энекәше белән таныштырасы килде, син дә әйбәт, ул да әйбәт, дип әйтә иде. Рөстәм дә Казанда заводта эшли, читтән торып институтта укый иде. Әмма мин аның энекәшенә риза булмадым. “Каргалыда үземнең Рөстәм бар бит минем. Без бәләкәйдән бергә үстек, бер-беребезне шул вакыттан бирле яратабыз. Мин Казанда кала торган кеше түгел, кире үземә китәм. Синең Рөстәмне өметләндереп йөри алмыйм”, – дидем. Чыннан да, Казанда ике генә ел яшәп, кире үзебезгә кайтып киттем мин. Шул егетемә кияүгә чыктым, ике кыз үстердек. Кызганыч, ирем бик иртә – 49 яшендә үк үлеп китте. Бик таза иде – йөрәге туктады. Үзем генә калганга 23 ел инде хәзер, башка бер генә иргә дә күтәрелеп карамадым.  

Мин кайтып киткәч, Фатыйма белән хатлар алышып тордык. Шуннан соң 1976 елны ул безгә кунакка кайтты. Минем кемгә кияүгә чыкканымны беләсе, тормышыбызны күреп китәсе килде. Безнең ул вакытта Рөстәм белән беренче кызыбыз туган иде инде, мин икенчегә авырлы идем. Фатыйма бездә берничәне кунып, кунак булып китте. Әлләни кунак та итә алмаганбыздыр инде. Ул вакытта бер генә бүлмәле фатирда яши идек, кызымны да имезеп кенә яшәгән чорлар. Өстәвенә, әйтәм бит, икенчене көтә идек. Фатыйма үзе ул вакытта кияүгә чыкмаган иде әле. Егетләрне якын да җибәрми иде ул, берсен дә санламады. Югыйсә, бик уңган, чибәр, чая кыз иде. 

Менә шушы күрешүдән соң бүтән аралашкан булмады безнең. Мине тормыш басты: гаиләмә, балаларыма чумдым. Белмим, бәлки Фатыйма да кияүгә чыккандыр. Мин гел аны уйлыйм, сагынып беттем инде, бик күрәсем килә. Газетаны укып, бәлки минем Фатыйманы танучылар, белүчеләр булыр. Шалтыратып, хәбәр бирсеннәр иде. Шуның кадәр көтәм.

Әдибә Туктамышева, кыз фамилиям Даутова, 8-903-395-05-71.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев