Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

ҖӘЙГӘ ЭШ ТАБАСЫҢ КИЛӘМЕ?

Җәйге озын-озак каникулларны көтеп алмаучылар бармы монда? Мин, шәхсән, каникулларны, гомумән, дә яратмый идем. Җәйгесен дә, калганнарын да. Өйдә 3 ай буе нишләп ятмак кирәк?! Авыл балалары өчен борчылмыйм, аларны бик теләсәләр дә тик тотмаячаклар (бакчасы, мунчасы, мал-туары), ә менә шәһәрлеләргә 4 стена арасында нишләргә?

Минем шул «нишләргә белмәгәннәргә» берничә тәкъдимем бар:

а) җәйге лагерь

б) әби-бабайда кунак булу

в) җәйгә эш эзләү

Соңгы вариант үз көчен кая куярга белмәгәннәр өчен туры килер. Эшкә урнашыр алдыннан яхшылап уйлау кирәк. Теләсә кайсы эш тә җаваплылык, төгәллек һәм аек акыл сорый. Иртәгә үк туеп качмассыңмы? Синең чыннан да эшлисең киләме, әллә бер-ике көн күңелсезләнеп кенә алдыңмы? Сәламәтлегеңә зыян салмасмы? Бу сорауларга җавапларың әзер булгач кына эш эзләргә кереш.

Эш тәкъдим итүчеләр бүгенге көндә байтак. Тик җиңел акча артыннан куып, ышанычын җиңел яулап булучыларны алдаучылар да җитәрлек. Шуңа аеруча да сак булырга кирәк! Әти-әниең белән киңәшмичә эш йөртә күрмә!

Аферистларны тануның иң җайлы ысулы – сиңа юк кына хезмәт өчен дә бик зур күләмдәге акчалар тәкъдим итәләр икән, бу – ялган! Ышанып, алар сүзен тыңлап иярә күрмә!

Россия Федерациясе кануннары буенча, 14 яшен тутырган һәр бала әти-әнисенең ризалыгы белән рәсми рәвештә эшкә урнаша ала. Рөхсәт ителгән эш күләме атнасына 12 сәгатькә тигез.

15 һәм 16 яшьлекләргә эшкә урнашу күпкә җиңелрәк. Үзләренең яшьрәк иптәшләреннән аермалы буларак, әти-әниләрнең ризалыгы соралмый, эшнең авырлыгы, укуга һәм сәламәтлеккә ничек тәэсир итүенә игътибар бирелми. Эшләргә теләгең һәм көчең булса, рәхим ит.

«Кайдан эш табыйм, кемнең ишеген шакыйм икән?» – дип баш ватып йөрисе дә юк. Мәктәп укучыларын һәм студентларны эш белән тәэмин итүне оештыра торган махсус үзәкләр һәрчак ярдәмгә килергә әзер. Мондый үзәкләргә гариза һәм фото алып килеп бирү җитә. Үзәк хезмәткәрләре «ә» дигәнче эш табып бирәләр икән. Кемнәрдер танышлары, дуслары аркылы гына да эш табу бәхетенә ирешәләр.

Син башкара алырдай берничә һөнәр:

1. Җәяү йөрүче курьер.

15-17 яшьлек яшүсмерләр өчен бу. Шушындый хезмәтне башкара торган оешмага барасың, биремнәрен аласың, барырга кирәкле пунктларны урап чыгасың. Мондый эшнең 1 сәгате 200-300 сумнан бәяләнә.

2. Склад эшчесе.

Монда эш төрле характерда булырга мөмкин: товарны махсус капларга тутырырга, теге яки бу җиргә ташырга/күчерергә, чисталык сакларга. Бу хезмәт күбрәк 16-17 яшьлек ир-малайларга туры киләдер. Хезмәт хакы көненә уртача 500-1500 сум чыга.

3. Текст җыючы.

Компьютерда махсус программалар белән эшли белсәң, язу тизлегең дә әйбәт булса – бу эш синең өчен. Кыз балага өйдән чыкмый да эшләп була. Хезмәт хакы текст озынлыгыннан чыгып бәяләнә.

4. Машина юучы.

Тагын егетләр өчен эш бу. Физик яктан көчле, чыдам булырга кирәк чөнки. Акчасы сменалап түләнә. Машина җене кагылган булса, бу эштән дә тәм табарга була.

5. Игъланнар элүче.

Хезмәт хакы һәр эленгән игълан саныннан чыгып түләнә.

6. Аниматор.

Иҗади, театраль сәләтләре бар кешегә, бу эш ләззәт кенә бирәдер, мөгаен.

Хезмәт — кешедә характер, чыдамлылык, җаваплылык тәрбияли. Шуңа да җәй айларында эшләүнең бер зыяны да юк. Эшләгән акчагызга хыялыгызда йөрткән әйберләрне алырга, әти-әниегезгә ярдәм итәргә була. Тик нинди генә эшкә алынсагыз да, ахырын уйлагыз: алданмагыз, әти-әниегез рөхсәтеннән башка маташмагыз!

Фото: https://pixabay.com | Pexels

http://yalkyn.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X