Саба таңнары
  • Тат Лат
  • КВНда урак өсте

    Узган шимбәдә районыбызда Шаяннар һәм тапкырлар клубының чираттагы зона ярышлары булып үтте.

    Олы Нырты мәдәният йортында узган әлеге чарада Юлбат, Завод-Нырты, Арташ авылы командалары катнашты. Командалар 3 төрле конкурста көч сынашты. Сәламләү һәм "Өйгә эш" конкурсларын КВНчылар бик тиз ерып чыкса, фотоларга кызыклы комментарийлар бирүдә уенчыларга авырга туры килде. Шулай да жюри җиңүче команданы бик тиз ачыклады- Юлбат авылы квнчыларына тиңнәр табылмады ул көнне. Хәзер исә Юлбатның "Кәҗәмөгез" командасы март аенда узасы финал ярышларына әзерләнә. Ә аңа кадәр Тимершык һәм Явлаштау авылларында тагын ике зона ярышы узу планлаштырыла.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: квн
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: