Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Еллар һәм Кешеләр

«ЭШЛӘР ИДЕК, КАРТАЙДЫК»,

- дисәләр дә, Иләбәр авылында илле елдан артык пар канат булып гомер кичерүче Гөлчирә апа белән Сәетнур абый Гыйльмановлар, әле яшьләрчә дөнья көтәләр.

Сигезенче дистәсен вак­лаган ирнең кулында чалгысы уйнаклап тора, бәрәңге сабагын икесе чабып-урып бетереп киләләр иде. Сәетнур абый искедән җыйган "ГАЗ-52" машинасы белән терлекләргә кышлык азыкны да үзләре әзерлиләр. "2010 елгы корылыкта да абзар тулы мал-туарны тук кышлатып чыктык. Бер елны сыерыбыз кысыр калгач, әллә асрамыйк микән дип тә уйлашкан идек. Әмма олы малсыз яшәүгә күнегә алмадык. Сыйлы көнең сыер белән, диләр бит. Яшем җитмеш икедә булса да, бер сыер саварлык кына көчем бар әле. Ел саен кышлатып үгез суябыз. Үзебез генә түгел бит. Дүрт улыбыз, бер кызыбыз бар. Төп нигез мул яшәсә, балаларга да килеп-киткәндә рәхәт була",- дип ана кеше һаман балаларын кайгырта.

Дөрестән дә, алар авыл хуҗалыгына хезмәт итәр­дәй берсеннән-бер­се булдыклы уллар үстергәннәр. "Ал­­тын Саба-М" җәм­гыятендә узган отчет җыелышларының бер­сендә җитәкченең: "Илһам белән Илшат Гыйльмановлар кебек "К-700" тракторында эшләүче биш механизатор булса, бөтен колхоз эшен башкарып чыгалар",- дигән сүзе хәтердә уелып калган иде.

(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)

Г.Галимуллина.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев