Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Еллар һәм Кешеләр

Яңа премиянең беренче лауреаты

Уңдырышлы Саба туфрагыннан чыккан байтак якташларыбыз белән хаклы рәвештә горурланабыз.

Шуларның берсе - Кече Шыңар авылы тумасы - балалар хирургы, уролог-андролог, медицина фәннәре докторы, профессор, Татарстаннның һәм Россия Федерациясенең атказанган табибы, Россия Медицина-техника фәннәре академиясенең хакыйкый әгъзасы, СССРның атказанган уйлап табучысы (1989), Татарстан Республикасы Дәүләт бүләге лауреаты, 1963 елдан Казан медицина институтында фәнни эш белән шөгыльләнеп кадрлар әзерләүче, 1971 елдан Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының һәм Казан шәһәренең балалар хирургы, 1993 елдан гемодиализ һәм бөерләр күчереп буенча республика балалар үзәге җитәкчесе Алмаз Ахунҗанов.

Мөхтәрәм якташыбыз - Россия күләмендә дә билгеле шәхес. Аның исеме Россия, Казахстан, Беларуь һәм Украинаның атаклы кешеләрен эченә алган Халыкара һәм Россия Федерациясенең күренекле шәхесләре энциклопедияләренә, башка күп белешмәлекләргә кертелгән. Быел Россия балалар хирургиясе ассоциациясе элекке СССР күләмендә танылган хирург З.П.Немсадзе исемендәге өр-яңа премия булдырды. Әлеге олы бүләкнең тәүгесенә якташыбыз Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, академик Н.А.Лопаткин исемендәге Россия күләмендәге премия иясе Алмаз Әсхәт улы лаек дип табылды. Аңа югары квалификацияле фәнни кадрлар әзерләүдәге зур казанышлары өчен лауреат Дипломы белән акчалата бүләк Орел шәһәрендә узган Россия балалар хирурглары симпозиумында тапшырылды.

Бик күп балаларның һәм сабыйларның гомерен саклап калган алтын куллы, үтә дә тыйнак Алмаз ага шушы көннәрдә туган авылында, кендек каны тамган нигезендә, нәселләре җирләнгән зиратта, әтисе - Ленин ордены һәм Хезмәт Кызыл Байрагы ордены квалеры Әсхәт Ахунҗанов исемен йөрткән Олы Шыңар урта мәктәбендә булып, яшьлек хатирәләрен яңартты, мәктәп коллективына китаплар бүләк итте.

Т.Нәҗмиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хирург Алмаз Ахунжанов