Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Язмыш

Казан федераль университетының атказанган укытучысы Юрий Фролов вафат

Мәрхүм белән хушлашу мәрасиме 23 октябрьдә Тынычлык бистәсендә узачак.

Казан федераль университетының атказанган укытучысы, Россия Федерациясенең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре, фотограф һәм туган якны өйрәнүче Юрий Фролов 84нче яшендә вафат булды.

Мәрхүм белән хушлашу мәрасиме 23 октябрьдә Тынычлык бистәсендә узачак. Вакыты һәм урыны турында соңрак хәбәр ителәчәк.

Юрий Фролов педагогик эшчәнлеген КФУның журналистика кафедрасында алып барды. Фотога төшерү аның яраткан шөгыльләреннән берсе иде. Аның эшләре үзәк һәм республика нәшриятларында дөнья күргән басмаларны бизәде.

Юрий Фролов журналистика өлкәсендә «Бәллүр каләм — Хрустальное перо» бәйгесе лауреаты булып танылды. РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының «Россия Федерациясенең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре» күкрәк билгесе, Россия Журналистлар берлегенең «Һөнәри берләшмә алдындагы хезмәтләре өчен» билгесе белән бүләкләнде. 

Фото: t.me/tatmediaofficial

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X