Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Язмыш

Расих Хәсән улы Сабиров

Районыбыз зур югалту кичерде: уйламаганда-көт­мә­гәндә, ялкынланып эшләп йөргәндә район ветераннар (пенсионерлар) советы рәисе Расих Сабиров арабыздан мәңгелеккә китте. Аңа 67 яшь кенә иде.

Расих Хәсән улы Сабиров 1953 елның 28 июнендә Кече Кибәче авылында туган. 1975 елда Казан дәүләт педагогика институтында­ укып, физик белгечлеге ала. Хезмәт юлын Алан урта мәк­­тәбендә физика укытучысы булып башлый. 1976-1977 елларда Татарстан АССР ВЛКСМ район комитетының 1нче, 1977-1982 елларда 2нче секретаре булып эшли. 1982-1990 елларда КПСС район комитетының оеш­тыру бүлеге инструкто­ры, оештыру-пар­тия һәм кадрлар эше бүлеге мөдире була. 1991-1992 елларда Саба районы авыл ху­җалыгы ида­рәсенең кадр­лар бүлеге начальнигы вазифаларын башкара. 1992-1995 елларда Саба районы хакимияте аппараты җи­тәкчесе. 1995-1996 елларда Саба районы хакимияте башлыгының төзелеш, транспорт, элем­тә һәм торак-ком­муналь хуҗалык буенча урынбасары. 1996-2005 ел­ларда Саба районы хакимияте аппараты җитәкчесе, 2006-2013 елларда Саба муниципаль районы Советы аппара­- ты җитәкчесе булды. 2015 елдан гомеренең соңгы көненә кадәр Саба райо­ны ветераннар (пенсионерлар) советын җитәкләде, бу вазифаны бүгенге көнгә кадәр зур тырышлык һәм намус белән башкарды. Үз эшенә бөтен барлыгы белән бирелгән җитәкче иде. Район тормышының үзәгендә кайнады. Расих Сабиров Бөек Ватан сугышы тыл фронты каһарманнарының исем­нәрен мәңге­ләш­тер­гән “Хәтер ки­табы”н чыгаруда башлап йөрүче һәм авторы да булды. ТАССРның – 100, районның 90 еллыгы уңаеннан Татар­стан АССР депутатлары, район­ның беренче секретарьлары, башкарма комитет җитәкчеләре, Социалис­тик Хезмәт Геройлары, Дан орденнары кавалерлары турында зур күләмле язмалары район матбугатында урын алды, хезмәтләре аерым брошюра булып та басылды.

Расих Сабиров актив җә­мәгать эшлеклесе, соклангыч энергияле шәхес иде, дүртенче чакырылыш район Советы депутаты булып сайланды. Татарстан Республикасының Мактау грамоталары белән, “Ка­­­занның 1000 еллыгы ис­тә­легенә”, “За доблестный труд” медальләре белән бү­ләкләнде. Ул районда һәм рес­публикада абруйлы булды, сабалыларның тирән ихтирамын казанды.

Расих Хәсән улы Саби­ров­ның якты истәлеге кү­ңелләрдә бик озак сак­ланыр, игелек­­ле эшләргә өн­дәп торыр. Мәрхүмнең авыр туфрагы җиңел, рухы шат булсын. Якыннарының, туган­на­ры­ның авыр кайгыларын ихлас күңелдән уртаклашабыз.

Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты, район ветераннар советы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев