Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Язмыш

Якташыбыз Азат Гыйльмулла улы Әхмәдуллин вафат

Филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы якташыбыз Азат Гыйльмулла улы Әхмәдуллин вафат булу сәбәпле, мәрхүмнең туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.

Азат Гыйльмулла улы Әхмәдуллин 1932 елның 13 октябрендә Татарстан Республикасының Саба районы Байлар Сабасы авылында туа. 1951-1956 елларда Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлегендә укый. 1958-1961 елларда СССР ФАнең Казан филиалында аспирантурада белем ала. 1964 елда филология фәннәре кандидаты исеменә лаек була. 1987 елда “Татар драматургиясендә социалистик реализмның тууы һәм үсеше” дигән темага филология фәннәре докторлыгына диссертация  яклый. 1988 елдан профессор. 1974 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

1963-1981 елларда Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институтында кече гыйльми хезмәткәр вазифасыннан башлап, фәнни эшләр буенча директор урынбасары дәрәҗәсенә күтәрелә. 1981-1999 елларда КДУның татар әдәбияты кафедрасы мөдире, төп урыныннан аерылмыйча эшләү тәртибендә 2000-2004 елларда КДПУның татар әдәбияты кафедрасы мөдире булып тора. А.Г. Әхмәдуллиннның фәнни эшчәнлеге киңтармаклы. Аның күпсанлы хезмәтләре татар драматургиясенең барлыкка килү һәм үсеш тарихын гыйльми күзаллауга багышланган: “Горизонты татарской дараматургии” (1983), “Татарская драматургия” (1983), “Татарская драматургия” (1982) һ.б.лар. Татар театры тарихы, сәхнә сәнгате үзенчәлекләре галимнең “”Татар совет театры” (1975), “Ничек сурәтләргә сине, замандаш” (1976), “Сәхнә әдәбияты һәм тормыш” (1980) кебек күләмле хезмәтләрендә яктыртыла. Моннан тыш А.Әхмәдуллин - дистәләгән дәреслек һәм уку әсбаплары, тәнкыйть мәкаләләре җыентыклары авторы.

А.Г. Әхмәдуллиның гыйльми эшчәнлеге югары бәяләнә. «Фидакяр хезмәт өчен. В.И.Ленинның тууына 100 ел тулуны билгеләп» исемле медаль (1970), Татарстан Югары Советы Президиумы Мактау грамотасы (1974), Татарстан Республикасының Мактау грамотасы (1994), Хезмәт Ветераны медале (1998) белән бүләкләнә; «Татарстан АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе» (1982), «Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе» (2002) дигән мактаулы исемнәр бирелә; Мәгариф министрлыгының Каюм Насыйри исемендәге дипломына (1999), «Кол Гали исемендәге Халыкара бүләк лауреаты» дигән мактаулы исемгә (2004) лаек табыла.

Азат Гыйльмулла улы – тормышта гаҗәеп зыялы, киң күңелле, игелекле, миһербанлы, якын-тирәдәгеләрнең күңел халәтен тоя торган сизгер җанлы, җырга-моңга бай, сәнгатькә гашыйк, ачык күңелле кеше иде. Аның якты истәлеге күңелләребездә һәрдаим сакланыр!

Чыганак: kpfu.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев