ТЕЛӘЧЕ РАЙОНЫ ИСКЕ ҖӨРИ АВЫЛЫНДА ЯШӘҮЧЕ, «САБА» ҖӘМГЫЯТЕНЕҢ "САТЫШ" ХУҖАЛЫГЫ ҖИТӘКЧЕСЕ ФӘРХӘТ КОРБАНГАЛИ УЛЫ СӘҮБӘНОВКА - 50 ЯШЬ
Поздравления

ТЕЛӘЧЕ РАЙОНЫ ИСКЕ ҖӨРИ АВЫЛЫНДА ЯШӘҮЧЕ, «САБА» ҖӘМГЫЯТЕНЕҢ "САТЫШ" ХУҖАЛЫГЫ ҖИТӘКЧЕСЕ ФӘРХӘТ КОРБАНГАЛИ УЛЫ СӘҮБӘНОВКА - 50 ЯШЬ

Кадерле энебез! Сине чын күңелдән юбилеең белән котлыйбыз! Саулык-сәламәтлек, күңел тынычлыгы, иман байлыгы,бәхетле гомер телибез!

Сине котлау безгә шатлык,

Сине котлау-мәртәбә.

Тәбрикләргә язсын Ходай

Әллә ничә мәртәбә.

Юбилеең, энем, котлы булсын,

Бездән сиңа бары бер теләк-

Син бүген дә безгә кирәк кеше,

Син бүген дә безгә нык терәк.

Ничә еллар тигез матур итеп

Гаиләң белән гомер итәсең.

Әткәй-әнкәй нигезен саклап,

Безнең кайтуларны көтәсең.

Изге теләкләр белән Түбән Кама шәһәрендә яшәүче Рузалия апаң, Васил җизнәң,бу теләкләргә балалар, туганнар да кушыла.

Нет комментариев